Бүген район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының VIII утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы терлекчеләрне бүләкләде.
Яратып яшик
Әйе шул , яратып яшәгәндә генә тормышың да мәгънәле, эшләрең дә уңышлы, синең яшәвең дә кем өчендер кирәк була, бары тик сөенеч кенә китерә.
Без 14.08.2021 конне «Яратып яшик» дип исемлэнгэн Җәлил поселогынын 2 нче номерлы урта мәктәбе әзерләгән концертны карадык. “Татнефть” ГАҖ, “Татнефть“ хәйрия ярдәм фондының “Шәһәрнең мәдәни мөхите “ кысаларында үткән бу концерт туган якка, туган туфракка, ата-анага мәхәббәт белән сугарылган иде.
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыр белән башланып китте ул. Чын зурларча, яратып башкарды аны Фаиз Хисматов. Ул бик талантлы бала, киләчәктә без аны ишетербез әле. “Ай былбылым” ын ишетү генә дә татар моңының бөеклеген күрсәтте.Талантлы балаларны алып килгән 2 урта мәктәп. Җәлил музыка мәктәбендә белем алган, “Созвездие - Йолдызлык” ның бер йолдызчыгы Айсылу Хәбибуллинаның җырлавын, Степанова Русананың флейтада уйнавын, Эдуард Асадовның дәртле биюен, Болтоносов Данил башкарган Расул Гамзатов язган “Берегите друзей” дигән шигырен, Жасмин Кашапованың урыс әдәбиятенә мөрәҗагать итүен дә ошаттык. Булат Сөләймановның яратып җырлый торган “Янып калыйк” җырын бүген шушы мәктәп балалары үзләренең девизы итеп алганнар. Музыкант егетләрне дә халык бик ошатты. Шул арада алып баручылар Ландыш Шәйдуллина һәм Регина Петрякова гомернең асылын аңлауга юнәлдереп, яшәүнең матурлыгын күрергә чакырдылар.” Аларның “минем көчем тирән тамырларда, челтер чишмәләрдә, туган җиремдә” дигән сүзләре барыбызның да уй-фикерләрен чагылдырды. Ә Энҗе Вәлиева “Чияле тау “ җыры белән яшьлеккә алып кайтты. Кыскасы, без, “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап таптык. Гаилә, туган йорт, Туган ил- менә шулар барысы бергә “ бәхет” була икән!
Шушы мөмкинлекне тудырган “Татнефть” җитәкчелегенә, шушы бәйрәмне оештырган поселок хакимиятенә бик зур рәхмәтле булдык.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.
14.08.21 конне Җәлил поселогында балалар өчен "Могҗизалы фил" дип исемлэнгэн тагын бер мастер-класс үткәрелде.
Үзе ябыша торган кәгазьнең флуоресцентлы төсләрен кулланып, балалар картонга фил сурэтен ябыштырдылар. Аннан соң балаларга анда матур бизәкләр ясарга, күзләрне һәм ялтыравыклы стразалар ябыштырырга тәкъдим ителде. Фил якты тостэ һәм ялтыравыклы искиткеч матур булып чыкты.. Балаларга бу эш бик ошады.
Жэлил поселогы башкарма комитеты
14.08.21 конне Җәлил поселогында М. Жэлил исемендэге бульварда балалар өчен "Куянкай" дип исемлэнгэн чираттагы мастер-класс булып узды.
Балалар күңелле һәм уникаль поделкаларны бик яраталар. Аппликация балалар өчен кызыклы техникаларның берсе. Төсле картон җиңел ябыштырыла. Аппликациянен ин мөһим шарты - кайчы һәм клей белән похтэ итеп эшләү. Детальләрне ябыштырабыз, күзләрне ныгытабыз, борынны урнаштырабыз һәм куян әзер! Хәзер искиткеч эшлэнгэн эш белэн горурланырга була
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 17 августта сәгать 10га кадәр. 18 август 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 августында төнлә һәм иртән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Быел җәй буе “Татнефть” ГАЖ һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил халкына үзебезнең арадан чыккан артист кызлар һәм егетләр концерт номерлары бүләк итеп куандырдылар.
12.08.2021 конне “халыкка хезмәткә” Җәлил поселогының 1 нче урта мәктәбе егетләре һәм кызлары килгәннәр. Балаларыбызга белем бирүче укытучылар, тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр күңелгә ятышлы, яшьлеккә алып кайтучы, гаилә, туган як кебек иң зур байлыкны кадерләргә , сакларга өйрәтүче чыгышлары, җырлары белән безнең күңелләрне айкап алдыдар.
Чынлап та тормыш матур бит. Шушы бәйрәмгә үз аягың белән чыга алу, яныңда якын кешеләрең, оныкларың йөгереп йөрү бәхет түгелмени? Аларның шатланып көлүләре, зур курчаклар “куян кызы” һәм “күсе малае” белән бергә биеп йөрүләре әбиләрнең дә , әниләрнең дә күңеленә хуш килгәндер.
Талантлы безнең укытучы кызлар, егетләр. Өздереп җырын да җырлыйлар, теттереп биеп тә күрсәтәләр. Җырларның да иң күңелгә ятышлыларын сайлаганнар. “Ялгыз каен”, “Күңел”, “Әйдә гармун уйна”, “Балан”, “Чияле тау”, “Син сонгы тукталышым”, “Ярый әле дуслар бар” һәм башка бик күп җырларны башкардылар. Тамашачының кушылып җырлап утыруы үзе үк бәйрәмнең уңышын сөйли ич. Үзе үк шигырьләр язучы, үзе җырчы Фәнүзә Соловьева, Гөлнар Фәйзуллина, Ләйсән Гарайшина , ансамбль кызлары, Эрит Гизятов, Рүзәл Вәлиев кич буе халыкны үз кулларында тоттылар. Ә биючеләре... Ул сыгылмалы гәүдәләре ис китәрлек. Тамаша карарга килгән укучылары да укытучыларына кушылып биергә йөгереп чыктылар. Шушы ук мәктәптә укып чыккан, Җәлил музыка мәктәбен тәмамлаган Рүзәл Вәлиев баяны белән кызларны да җырлатты, үзе дә оста итеп төрле җырлардан тезмә уйнап сөендерде. Мондый талантлы яшьләр, укытучылар барында безнең телебез дә, милләтебез дә яшәр.
Концертны шаян сүзләр белән аралаштырып, халык мәкалләрен һәм гореф гадәтләрне искә алып барган Гөлнара Фалих кызына рәхмәтле калдык. Ә инде шушы мәктәпне җитәкләүче, коллективы белән матур итеп эшләүче мәктәп директоры Гөлшат Язкар кызына ничек инде рәхмәт әйтмисең. Аңарга да, коллективына да саулык-сәламәтлек, алга таба да авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп таралыштык.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
"hава белэн купертелгэн пластилин"
12.08.21 конне Җәлил поселогында яшэуче балалар өчен тагын бер мастер-класс үткәрелде.
Һава белэн купертелгэн пластилиныннан теләсә нинди эшләнмәләр, уеннар өчен фигуркалар, суыткыч очен магнитлар, подвескалар, значоклар, бизэу очен кирэк-яраклар ясарга була.
Мондый пластилиннан ясалган авторлар брошкалары узнчэлекле бизэну акцессуары булып тора, сез тирэ-юньдэгелэргэ һичшиксез яхшы тәэсир калдырачаксыз.
Мондый әйберләрне куллану узе бер ләззәт бирэ, аларнын тышкы кыяфәте бик матур була һәм алар кешенен киемнэрен гармонияле итеп курсэтэлэр...
Жэлил поселогы башкарма комитеты
"Экэм-токэм формасындагы күңелле таганнар"
12.08.21 конне Җәлил поселогында М. Җәлил исемендэге бульварда балалар өчен чираттагы мастер-класс булып узды.
Балаларны купсанлы өлешлэрне җыярга һәм аппликация детальләрен ябыштырырга өйрәттелэр.
Эшләнмәләрне фломастерлар ярдәмендә кирәкле образга җиткерергэ дэ ойрэттелэр.
Балаларнын фантазияләре бик бай!
Алар ойрэну процессын кызыклы уен итеп кабул итэлэр, яңа күнекмәләр алу җиңел һәм мавыктыргыч.
Жэлил поселогы башкарма комитеты