ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

12 июнь көнне Янурыс авылында милли бәйрәмебез-Сабантуй үткәрелде

Мортыштамак авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Колмәт, Мортыштамак авылларында Сабантуй бәйрәме узды.

Илексаз авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Илексаз, Игәнә-Баш, Мортыш Баш авылларында Сабантуй бәйрәме узды.


14
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

13 июнь көнне Җәлил бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды. 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасы коллективы мөдир Гарипова Зөлфия Ринат кызын чын күңелдән тәбрик итә, ул Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зөлфия Ринатовна коллектив эшчәнлеген иҗади сәләтләрне тормышка ашыруга юнәлдерүче, инициативалы, тәҗрибәле җитәкче. Тыйнаклык, гадилек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшеңә бирелгәнлек кебек сыйфатларга ия. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.

Сабантуй бәйрәмендә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гәрәева Миләүшә Равил кызы  бистәбез башлыгы Р.А. Кәримовның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Миләүшә Равил кызы - үз эшенең остасы. Ул -балаларның яратуын, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган, хезмәттәшләре арасында абруй казанган тәрбияче. Миләүшә Равил кызы "Ел тәрбиячесе-2020" бәйгесендә призер булды, бистәбезнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. 

Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшендә зур уңышлар телибез.

Югары Чыршылы авыл җирлегендә, 13 июнь көнне Югары Чыршылы авылында, 14 июнь көнне Усай авылында Сабантуй бәйрәме узды.

13 июнь көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә көтеп алынган Сабантуй бәйрәме авыл халкын һәм кунакларны мәйданга җыйды.

Азалак авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп үтте. Авыл жирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы,башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар. Аннары чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Авылыбызның кунаклары һәм талантлары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм бай булды. Чарада катнашучыларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез

Күтәмәле, Яңа Имән авылларында   Сабантуй гөрләп узды.  Авыл жирлеге башлыгы  Гараев Р.Ф. авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм дәртле биюләр, жырлар, төрле уеннар белән дәвам итте.

Бүген Усай авылында милли бәйрәм Сабантуе гөрләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International