ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе
Илексаз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улын якынлашып килүче Җиңү көне белән Татарстан Республикасы Президенты исеменнән район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы котлады, открыткалар һәм бүләкләр тапшырды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Җәлилнең 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган «Язгы моңнар-2021»  вокал конкурсында катнаштылар. Җитәкчесе Ләйсән Минагзамовна, Юнусова Ясминә дипломант булды, Гарайшин Әмир 1 май көнне мәдәният йорты мәйданында чыгыш ясаячак, чөнки ул конкурс лауреаты булды.

Бүген Сарман муниципаль районы Советының кече утырышлар залында Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинда «АГРОСИЛА» АҖ генераль директоры Барсукова Светлана Геннадьевна катнашында крестьян-фермер хуҗалыкларына пай җирләре бирү һәм муниципаль милек бирү мәсьәләләрен җайга салу буенча киңәшмә узды.

Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Җәлил 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Без Тукай оныклары" бәйрәме узды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар. Балалар барлык үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаштылар. Әкият геройлары чыгышы күңел ачуны бизәде. Бәйрәм ахырында балалар "Туган тел"җырын башкардылар.

И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе базасында «В вихре танца» проектын тормышка ашыру, ААҖ «Татнефть» грант конкурсы ярдәме белән ахырына якынлашты.

Бүген Җәлил 1 нче санлы мәктәбе базасында 9 нчы сыйныфларда индивидуаль проектларны яклау булды. Барлык укучылар да лаеклы чыгыш ясадылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Сарман муниципаль районы Башлыгының Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын котлавы.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музейда  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган  «Славе – не меркнуть! Традициям – жить!» дип исемләнгән конкурс үтте. Ул Сарман муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Әлмөхәммәтова Г. Г. һәм  Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. катнашында оештырылды. Конкурста Салихова А. Н. җитәкчелегендә Сарман гимназиясенең 10 А сыйныф укучылары катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр. Жюри йомгак ясап, җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде. Музейда шулай ук "Бөек батырлык тарих түрендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде. Сарман үзәк китапханәсе библиографы Мадьярова Г. Н. күргәзмә буенча күзәтү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International