Җәлил 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Без Тукай оныклары" бәйрәме узды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар. Балалар барлык үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаштылар. Әкият геройлары чыгышы күңел ачуны бизәде. Бәйрәм ахырында балалар "Туган тел"җырын башкардылар.