"В вихре танца" проекты.

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе базасында «В вихре танца» проектын тормышка ашыру, ААҖ «Татнефть» грант конкурсы ярдәме белән ахырына якынлашты.

Шушы вакыт кысаларында эшләнгән эшләргә йомгак ясап, ААҖ «Татнефть» грантлар конкурсын оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, аларның талантлы, иҗади балалар һәм яшьләрнең күпкырлы үсешенә керткән өлеше бик зур, моны сүз белән генә әйтеп булмый.

Проект суммасы 140 000 сум тәшкил итте, аларга «Жасмин» хореография коллективы өчен татар милли орнаменты булган читекләр сатып алынды.

Алдан билгеләнгән эш планы буенча проект тәмамланса да, безнең команда алга таба да куелган максатлар һәм бурычлар буенча эш алып барачак.

Һәм, әлбәттә, коллективыбызда яңа катнашучыларга һәрвакыт шат булачакбыз.  Безнең көч бердәмлектә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International