Бүген Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее вәкилләре 7Б сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмәнең темасы Бөек Ватан сугышы елларында авыр өлеш яуган хатын-кызларга багышланган иде.
"Кайнар линия"
кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча, шул исәптән кулланучының товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокуклары турында, конфиденциальлекне һәм персональ мәгълүматларны яклау турында, рациональ куллануны (эшләр, хезмәтләр күрсәтүне) оештыру мәсьәләләре буенча да.
«2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесенең иҗтимагый урынбасары (алга таба – Конкурс) вазыйфасына Конкурс гамәлгә ашырыла.
Бүген утырышлар залында Сарман муниципаль район Советында атналык киңәшмә узды.
3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Татар әкиятләре һәм мультфильмнары геройлары» дигән балалар һәм ата-аналарның уртак эшләре конкурсы узды. Конкурсның бурычлары: балаларны татар халык әкиятләре һәм мультфильмнары белән таныштыруны дәвам итү; балаларны сәнгать иҗатына тарту; рәсемнәрдә ошаган әкият һәм мультфильмнар эпизодларын тапшыру. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
2021 елның 10 мартына
2021 елның 9 март 18 сәгатьтән 10 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.Кар, урыны белән буран. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, төнлә һәм максималь температура -11..-16˚. Юлларда бозлавык.
06 март көнне «Айтуган» универсаль спорт залында Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча IV чемпионатның финал уеннары узды. Ярышларда 4 команда катнашты. Киеренке көрәштә 1 нче урынны «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге командасы яулады, 2 нче урынны «Сарман үзәк район хастаханәсе» командасы, 3 нче урында-эшмәкәрләр командасы,4 нче урында - «Сарман аграр көллияте " командасы Бүләкләү тантанасында Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. катнашты , ул командаларны медальләр һәм грамоталар белән бүләкләде, хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, бәйрәм букетлары тапшырды.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Түбән Ләшәү авылы мәдәният йортында “Без иң чибәләре” бәйгесе узды
7 нче март көнне «Җәлил гимназиясе»ндә бәйрәм табыны артында Җәлил гимназиясе администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гимназия директоры Булатова Г. Н. хезмәттәшләрен халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бәйрәм уңаеннан төрле бәйгеләрдә җиңүче укытучылар һәм ашханә хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, “Төз атучылар” кичә узган атучылар конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга да грамоталар тапшырылды.