Кәшер баш авылында 102 яшьлек Нәфисә әбине Кәшер һәм Сарайлы укучылары Җиңү бәйрәме белән котлады
Бүген Югары Чыршылы авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
7 нче май көнне Җәлил гимназиясе бинасында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгына багышланган күңелне нечкәрткеч һәм әһәмиятле патриотик акция — «Җиңү шәме» узды.
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз Арсланов Эдуард һәм Галләмов Айдар "ЗМС Андрей Арбузов призына йөзү буенча үзләренең "Ачык Кубогы" ярышларында катнаштылар.
Җиңү көне алдыннан, 8 май көнне, “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылары һәм укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Митинг җирле мәдәният йортында узды һәм Әлмәт авыл җирлеге халкы җыелды.
Буген Пробуждение авылында Бөек Җинү көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Буген, Бөек Җинү көне алдыннан, Димитарлау авылында җинучелэребезне искә алып, аларнын батырлыкларына баш иеп, һәйкәл яныны чәчәкләр куелды
Бүген Иске Кәшер , Урта Кәшер авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды, бәйрәм программасы әзерләнде. Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә веноклар салынды.
Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., Сарман муниципаль районың контоль-хисап палатасы рәисе Хаҗиева Ф.М. тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, СВО махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Быел да, бәйрәм алдыннан Шыгай авылы хәйкәле янына яшь чыршылар утыртылды. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җиңү көне белән!
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.