Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., Сарман муниципаль районың контоль-хисап палатасы рәисе Хаҗиева Ф.М. тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, СВО махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Быел да, бәйрәм алдыннан Шыгай авылы хәйкәле янына яшь чыршылар утыртылды. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җиңү көне белән!
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.