Бүген Югары Чыршылы авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И.Н. һәм Сарман районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Харисов А. М. тыл хезмәтчәннәрен һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә веноклар салдылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Н.Семенованың «Жиде савыт, жиде кашык» спектаклен сәхнәләштерделәр.