ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман районың "Лилия" балалар бакчасында, Бөек Ватан сугышына, 80 еллык юбилеена багышланган "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!" нәфис сүз остасы бәйгесе узды.
Безнең Петровка Завод балалар бакчасыннан  Кузьмина Элина белән Рябова Виктория катнаштылар.
3-4 яшьлек арасында Кузьмина Элина җиңүче дипломына лаек булды.
6-7 яшьлекләр арасында Рябова Виктория сертификат белән бүләкләнде.
Барыбызда кызларны котлыйбыз, тагында киләсе бәйгеләрдә уңышлар теләп калабыз.👏👏👏🌺🌺🌺


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

2025 нче елның 1 нче маеннан 3 нче маена кадәр ОБиЗР буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Хөрмәтле Зимфира Фәһим кызы, "Җәлил гимназиясе" коллективы һәм администрациясе Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйлар!

Бүген 5 нче сыйныф укучылары ясалма экосистемаларны өйрәнүгә багышланган мавыктыргыч дәрес үткәрделәр. Дәреснең темасы — ясалма экосистема үрнәге буларак аквариум. 

5 нче май көнне Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яшь педагог мәктәбе утырышы булды. Анда Җәлил гимназиясе укытучылары Асылшәрипова Р.А.һәм Харисова А. И. катнашты.

   "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында Ләшәү-Тамак мәктәбендә геройлар истәлегенә алмагачлар утырттылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан безнең мәктәп мәктәп бакчасында "Хәтер бакчасы"аллеясы булдыру буенча грант проектын гамәлгә ашыра.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан, 30.04.2025 көнне Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Мәктәп директоры җыелышта катнашучыларның игътибарын ата-аналарның, машина йөртү таныклыгы булмаган балаларына мопедлар һәм мотоцикллар (скутерлар) алып, аларны аңлы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга этәрүләре, шуның белән юл-транспорт һәлакәтләре, шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китерүләренә юнәлтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгыннан тыш, балигъ булмаганнарның ата-аналары да  административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә 2025 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия бирүгә дәгъва кылучы мәгариф оешмалары укытучыларының җәмәгать тыңлаулары узды.

2025 елның 1 маеннан 3 маена кадәр ОБиЗР буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Сарман районын Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллинадан башка, атаклы Дамир Гарифуллиннан башка күз алдына да китереп булмый.
Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы, Сарман районының шәрәфле гражданы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Дамир Хәйруллович! Барлык Сарман районы халкы һәм үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа иҗади казанышлар һәм татар мәдәнияте хакына озак еллар нәтиҗәле эшчәнлек телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International