5 нче май көнне Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яшь педагог мәктәбе утырышы булды. Анда Җәлил гимназиясе укытучылары Асылшәрипова Р.А.һәм Харисова А. И. катнашты. "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында педагоглар алмагачлар утырттылар, Сарман районының яшь укытучылар аллеясына нигез салдылар. "Хәтерлибез, горурланабыз һәм хөрмәт итәбез" муниципаль конкурсында коллегабыз Р.А. Асылшәрипованың җиңүе горурланырлык сәбәп булды. Җиңүчегә һәм призерларга Гомумроссия мәгариф профсоюзының Сарман территориаль оешмасы тарафыннан дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Утырышта шулай ук яшь педагог мәктәбенең 2024-2025 нче уку елындагы эшенә йомгаклар ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.