Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан, 30.04.2025 көнне Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балигъ булмаган йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау" темасына гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Мәктәп директоры җыелышта катнашучыларның игътибарын ата-аналарның, машина йөртү таныклыгы булмаган балаларына мопедлар һәм мотоцикллар (скутерлар) алып, аларны аңлы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга этәрүләре, шуның белән юл-транспорт һәлакәтләре, шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китерүләренә юнәлтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгыннан тыш, балигъ булмаганнарның ата-аналары да  административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International