ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2025 ел
шимбә

Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында бүген өмә узды.

Апрель ае,без яшь чакларда ,В.И.Ленинның туган көнендә һәр елны  бәйрәм төсендә үткәрелгән  өмәләре белән, һәр кешенең күңелендә яши. Бернинди  чакыруны да көтми, шулай тиеш дип үтүче,бернинди бәхәсләр тудырмаучы  өмә иде бит ул.

Очраклы рәвештәме, Ходай кушуы булдымы, быел  безнең бүгенге өмәбез дә нәкъ шул көнгә багышланды. Без бүген  нәкъ шундый бәйрәм ясадык. Үзебезнең Ветераннар паркын ялт итеп чистарттык, корыган агачларны кистек.  Парк янәшәсендәге юлдан үтүче машиналарга комачаулаучы агачларны да кистек. Җыелган чүпләрне, корыган яфракларны капчыкларга тутырып, төяп үк җибәрдек. Үзебезнең эшкә сокланып карап тордык. Яши торган өеңне җыештыргач күңелдә нинди рәхәтлек туса, безнең күңелләрдә дә шундый тойгылар иде.

Бу  өмәнең безнең өчен үтә зур мәгънәгә ия тагын бер ягы бар. Шушы өмә вакытында без хезмәттәшләр белән очрашабыз, яшьлегебезне искә төшерәбез. Ел буе җыелган яңалыклар белән уртаклашабыз. Фотоларга төшәбез. Өйләребезгә кайткач та  әле шул фотоларга карап, гомернең узганына хәйраннар калып утырабыз.

Бәйрәмнең иң күңелле минутлары булып, саф һавада  безне хөрмәтләп әзерләнгән  уртак табыннан ризык җыю. Табын да мулдан иде.  Пылау, тавык ите,булочкалар, лимонлы чәй  - телеңне йотарлык тәмле булды. Бер казан пылауны ялт итеп куйганнан соң да әле озак кына аерылыша алмый гөрләштек.

Җәлил ветераннары исеменнән Әнисә Минһаҗева

Бүген Татарстан Республикасының Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында, татар теле укытучылары Шакирова Э.Ф. һәм Афзалова А.М. МБГББУ «Җәлил гимназиясе» махсус чара оештырды. Мәктәп укучылары күренекле шагыйрьнең иҗаты атмосферасына чуму өчен бергә җыелдылар.

«Лилия» балалар бакчасы Бөтенроссия өмәсенә кушылды.  

"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утырттылар.

26 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөтенрәссәй өмә булып узды. Анда барлык сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм барлык персонал катнашты

"Сандугач" ның 4 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштылар.

25 нче апрель көнне икенче санлы Җәлил мәктәбендә "Без - Тукай оныклары" муниципаль бәйгесе узды. Мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Фәйрушин Кәрим , Хәлиуллина Зилә өченче урынга, Шәймәрданова Диләрә беренче урынга лаек булдылар. Соловьева Альсинә, Гарипов Альмир, Салахова Аделина катнашучы сертификаты алдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез, алга таба уңышлар телибез

  Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйренең тууына 139 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай иҗаты буыннан-буынга» дип исемләнгән чара узды.

2025 елның 25 апрелендә 2 нче Җәлил урта мәктәбендә «Без - Тукай оныклары» муниципаль шигырь укучылар конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International