ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Шәрләрәмә авылы мәчетендә авыл халкы өмә үткәрде

"Эковесна-2025" икеайлыгы кысаларында “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә язгы өмә узды, анда барлык укучылар һәм укытучылар катнашты.

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре "Җиргә бакча бүләк ит!" акциясендә катнашалар.

10 нчы апрельдә «Җәлил гимназиясе» педагоглары коллективы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган район предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә торган талантлар фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. 

12 нче апрель көнне Сарман мәдәният йортында «Без бергә» республика балалар халык иҗаты конкурс – фестиваленең зона этабы узды. Конкурста Лениногорск, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Түбән Кама, Баулы һәм Сарман районнарыннан 700дән артык укучы катнашты.

11 апельдә, Түбән Кама шәһәренең Яшь тамашачы театрында VII “Город творчества” Ачык Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җәлил бистәсенең 3 нче «Алёнушка» балалар бакчасының Талибуллина Г.Р. һәм Афзалова К.З. җитәкчелегендәге балалар театр коллективы 2 нче дәрәҗә лауреат дәрәҗәсенә ия булды! Яшь артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!

11 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә нефть югары мәктәбе кампусы базасында "21 гасыр мәктәп укучылары-фәнгә"22 төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.Конференция "Татнефть" компаниясенең "Сәләтле балалар" программасы кысаларында оештырылды. Бу конференциянең төп максаты - укучыларны кече фәнгә җәлеп итү, анализлый белүне үстерү, турыдан-туры предмет эшчәнлегенә тарту. Секция жюрилары теманың әһәмиятен һәм актуальлеген, максат һәм бурычларның куелышын, материалны дөрес итеп бәяләделәр һәм тикшеренү өчен сайланган методикаларны бәяләделәр. Җәлилнең 1нче мәктәбенең 9б сыйныфы укучысы Шәймәрданова Диләрә, Бөек Ватан сугышы ветераны, мәктәпнең искиткеч педагогы һәм халык дәвалаучысы Габит Шәрифулла улы Хәмидуллин турындагы"кеше бәхете"дигән хезмәтен яклап, призлы 3нче урынны яулады. 3 нче дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Без Диләрәне чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа алга таба да фәнни эзләнүләрдә уңышлар телибез.

12 апрель көнне мәктәптә территорияне төзекләндерү буенча традицион акция — язгы өмә булып узды.

Беренчеләр һәм Юнармия хәрәкәтендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы мемориалы янында экологик өмә үткәрделәр
Бүген экологик акция кысаларында Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган мемориаль комплекс территориясендә өмә оештырдылар.
Яшь активистлар инициатива күрсәтеп, изге хәтер урынын тәртиптә тоту өчен җаваплылыкны үз өстенә алдылар. Чара барышында чүп-чар, яфраклар һәм коры ботаклар, шулай ук тирә-юнь җыештырылды.
Бу өмә яшьләрнең җәмгыять тормышында актив катнашуының һәм тарихи хәтерне саклауның чираттагы үрнәге булды. Катнашучылар һәйкәлгә һәм традицияләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, мондый чаралар ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, дип ассызыкладылар.

Муниципаль хезмәтнең абруен күтәрү максатыннан агымдагы елда II Бөтенроссия «Служение» муниципаль премиясе оештырылды. Премиянең бурычы- муниципаль бергәлек эшчәнлеген яктырту, урыннарда актуаль проблемаларны хәл итүгә зур өлеш керткән гражданнарны һәм оешмаларны бүләкләү. Премия шулай ук муниципаль хезмәтне популярлаштыруга, гомуми һәм шәхси казанышларны иң югары дәрәҗәдә тану аша муниципаль бергәлекне мотивацияләүгә юнәлдерелгән.

Премиядә катнашуга Россиянең барлык почмакларыннан барлыгы 41,3 меңнән артык гариза кергән, шул исәптән Татарстан Республикасының Сарман муниципаль архивы житэкчесе Г.Р. Солтангалиева гаризасы да.

«Яшь архивист мәктәбе. Архив документлары эзләре буенча «ВЕЛИКОЕ НАСЛЕДИЕ- ДЛЯ БУДУЩИХ ПОКАЛЕНИЙ» номинациясендә Президент каршындагы Совет президиумы әгъзасының рәхмәте белән билгеләп үтелде.

 

Сарман муниципаль архивы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International