Конкурс инклюзив моданы алга сөрүгә, җиңел сәнәгатьне һәм тернәкләндерү индустриясен үстерүгә, инвалидлык һәм тормыш эшчәнлегенең башка чикләүләре булган кешеләрне социализацияләүгә, аларның уңай образын формалаштыруга, шулай ук төрле илләрнең тәҗрибәсе һәм мәдәни традицияләре белән уртаклашуга юнәлдерелгән.
Җәлилнең 1нче мәктәбендә 5-8нче сыйныф укучылары өчен мәгълүмати куркынычсызлык һәм ялган аккаунтлар буенча дәрес үткәрелде, анда Интернет челтәрендә нәрсә эшләргә, ә нәрсә юк икәнен кабатладылар, видео караганнан соң биремнәр һәм тестлар ясадылар.
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” ндә 2025 елда чыгарылыш сыйныфларын тәмамлаучы 9 һәм 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнарына (ГИА) багышланган ата-аналар җыелышлары узды.
19 апрельдә 14.00, 18.30 сәгатьләрдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Александров исемендәге Россия армиясенең ике мәртәбә Кызыл Байраклы академия җыр һәм бию ансамбленең гала-концертлары була.
Бүген 5 нче МБББУ « Әкият» тә балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган чара узды. Балалар эдәбиятны өйрәнделәр, язучының тормышы һәм иҗаты турында тыңладылар, шулай ук аның шигырьләрен укыдылар. Тәрбияләнүчеләр күп кенә кызыклы рәсемнәр белән таныштылар.
МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә, технология (хезмәт) укытучыларының район методик берләшмәсенең, «Заманча белем бирү сыйфатын камилләштерү шарты буларак педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» дигән темага утырыш узды.
РМО утырышында иң кыйммәтлесе - педагогларның методик копилкаларын тулыландыру.
Хезмәттәшләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-классларда катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар .
Технология (хезмәт) укытучыларының район методик берләшмәсе иҗади кызыксыну атмосферасында узды .
Куелган бурычлар тормышка ашырылды, максатка ирешелде!
2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Сөяргулов Мөслим, Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Сарман муниципаль районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Кабул итү Мөслим районы прокуратурасы бинасында булачак: ТР, Мөслим авылы, Пушкин ур., 20а йорт. Кабул итү вакыты-12:00 дән 14:00 гә кадәр.
Язылу очен телефон: 8 (85556) 2-47-79 8 (85556) 2-48-37
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә ППМС-үзәк психологы Миргасимова Л.Р. укучыларның эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр үткәрде. Балалар үз хисләрен танырга һәм белдерергә, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең хисләрен яхшырак аңларга өйрәнделәр. Шулай ук 9 класс укучыларына ГИАга психологик әзерлек, һәм һөнәри үзбилгеләнү буенча киңәшләр бирде.
Безнең мәктәптә "Кәгазьгә - икенче тормыш!" дигән экологик акция узды.
«ЭКОЯЗ-2025» конкурсы кысаларында «без аерым җыем өчен»дигән тематик атна уза. Балалар үзләренең әти-әниләре белән бергәләп бу идеяне кызыксынып хупладылар һәм актив катнашалар.