"Карга боткасы" татар милли бәйрәмнәре арасында иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Безнең бакчабызда балалар бу бәйрәмне бик яратып көтеп алалар. Ә быелгы бәйрәм аеруча мавыктыргыч һәм истә калырлык булды, чөнки бакчабызга "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Җәлил бистәсе бүлеге җитәкчесе Гарипова Гүзәлия Нух кызы һәм Нәвия Гатиятуллина Равдатовна җитәкләгән "Дуслык" вокаль ансамбле артистлары да килгән иде. Кичәне татар теле тәрбиячесе Гөлнара Рәис кызы музыка җитәкчесе Кадрия Зәкәрия кызы белән берлектә уздырды. Балалар бәйрәм барышында "Карга боткасы" пешерер өчен ризык җыю йоласын башкардылар. Соңыннан "учакта" тәмле ботка пешерделәр. Ә ботка пешкән арада кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, татар халкының "Агыйдел", " Зәңгәр чәчәк", "Дүдәк", "Тамчы, там", "Түбәтәй" уеннарын уйнадылар, яз турында җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр, мәкаль- әйтемнәрне дә искә төшерделәр. Шулай ук килгән кунакларыбыз белән бергә уеннар уйнарга да өлгерделәр. "Дуслык" ансамбле артистларының моңлы җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә чара азагында балалар кайнар боткадан авыз иттеләр. Бәйрәмебез бик күңелле, милли рухта үтте. Гүзәлия Нух кызы, Нәвия Равдат кызы һәм килгән кунакларыбыз бәйрәмебезгә югары бәя бирделәр. Халкыбызның онытылып бара торган милли йолаларын, гореф- гадәтләрен, бәйрәмнәрен балаларга таныткан өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бакчабызда телебезне үстерүдә, аны камилләштерү өчен зур эш алып барылганын да билгеләп үттеләр. Бу очрашу балаларның да, килгән кунакларыбызның да күңелләрендә шатлык хисе, якты хәтирәләр калдырды.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2025 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, № 1969-р күрсәтмәсе нигезендә республика предприятиеләрен җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга стимуллаштыру максатларында гамәлгә куелды.
Сарман муниципаль районы халкына һәм кунакларына рәсми бергәлекләр һәм социаль челтәрләрдәге битләр, Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты мессенджерлары турында хәбәр итәбез. Монда сез соңгы яңалыклар белән таныша аласыз.
Без район тормышы, мөһим вакыйгалар, муниципалитет гамәлгә ашыра торган карарлар һәм проектлар турында актуаль мәгълүмат биреп, сезгә якынрак булырга омтылабыз. Яңалыклар турында оператив рәвештә беренче кулдан белү өчен безнең битләргә язылыгыз.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" нда тәрәзә төбендә суган, чәчәкләр, яшелчәләр үстерәбез. Хезмәткә өйрәнәбез.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Саклаубаш урта мәктәбендә территорияне чистарту эшләре дәвам итә.
Бүген Җәлилнең 1нче мәктәбенең 7б сыйныфы укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Э. Ш. Габдрахманова белән берлектә экология проблемалары турында фикер алыштылар һәм бистәдә яшәүчеләр өчен «калдыклар — керемгә, әллә чүп җиле нәрсә алып килә? " дигән буклет макетын төзергә булдылар."һәм аны чыгардылар, аннары бистә халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар. Планетаның чүп белән пычрануы глобаль экологик проблемаларның берсе булды. Бөтен планетага сибелгән чүп-чар табигый юл белән эшкәртелергә өлгерми. Калдыкларны яндыру һаваның пычрануына һәм озон катламының җимерелүенә китерә.
Хөрмәтле район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Сезнең җилкәгездә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне Ватанны саклауга һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә әзерләү буенча гаять зур җаваплылык ята. Сез гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү һәм уздыру, мобилизация ресурсларын формалаштыру, запаска җибәрелгән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын гамәлгә ашыру һәм социаль яклау белән бәйле бурычларны үтисез.
Хәрби комиссариатның бөтен шәхси составына хезмәт бурычына тугры булулары, хезмәт сөючәнлеге һәм профессиональлеге өчен рәхмәтемне белдерәм. Өлкә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.
Санитар-экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2025" кысаларында Беренчелэр хәрәкәтенең актив укучылары планетабызны сакларга өндәп плакатлар ясадылар. Тирә – як мохитне саклау һәрвакыт көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган табигатебез үз байлыклары белән кешегә хезмәт итә. Табигатебез бай булса да, аны саклай белергә кирәк.
Беренче тапкыр 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне 1950 елда билгеләп үтелә, шуннан соң аны үткәрү традициягә әверелә.
Быел акциянең маршруты Ватан алдындагы бурычларын үтәүче сугышчыларыбызның казанышларына һәм батырлыгына багышланган иде. Акциягә МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" коллективы, "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары һәм укучылар актив ярдәм күрсәттеләр.
Республика мәктәпләренең муниципаль, зона һәм ярымфинал этапларын узган иң яхшы ата — аналар комитетлары Мөслимдә, район мәдәният йортында төп этап - «Тату сыйныф серләре» конкурсының финалында катнашу өчен җыелдылар. Ата-аналар комитетлары конкурсының финал этабы берничә проектны яклаудан торды. Конкурсантлар һәр чыгышка иҗади һәм гадәти булмаган рәвештә килделәр. Барлык чыгышлар да халыкның авыртуы һәм батырлыгы белән бәйле иде. Нәтиҗәдә, Сарман урта мәктәбенең 6В сыйныфы ата-аналар комитеты командасы (сыйныф җитәкчесе-Хөсәенова Венера Рафиз кызы) җиңел булмаган конкурентлык көрәшендә 1 нче урынны алды!!! Приз-Краснодар краенда "Глобус"лагеренда ял итү.