8 Март - Хатын-кызлар көне. Яраткан әниләребезнең, әбиләребезнең, апа-сеңелләребезнең бәйрәме. Бигрәк тә бу бәйрәмдә без сөекле әниләребезне тәбрик итәбез, чөнки һәр кеше өчен әни - җирдә иң якын кеше. Безгә ничә яшь булса да, без әни өчен һәрвакыт бала булып калабыз. Сер түгел, һәр бала өчен аның әнисе - дөньяда иң матуры. Аның күзләре генә иң гүзәл, куллары гына иң йомшак, тавышы иң ягымлысы. Һәр балалар бакчасында, шушы яз бәйрәме алдыннан тантаналы чаралар үткәрелә. Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка”бакчасында да Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган балалар өчен иртәнге бәйрәмнәр узды. Әзерлек бәйрәм башланганчы ук башланды. Балалар белән тәрбиячеләр шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе белән җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен бүләкләр әзерләделәр: котлау открыткалары, үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар. Балалар шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләргә бик күп җылы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Балаларының чыгышларын карап, әниләренең күңеле йомшарды. Ә кайбер биюләрдә һәм уеннарда өлкәннәр нәниләр белән беррәттән катнаштылар. Ата-аналар үз балаларының уңышлары белән бик канәгать калдылар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саклаубаш урта мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар.
"Ләйсән" балалар бакчасы #экологиявстихах акциясендә актив катнаша.Безнең балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хөсәенов Тимур катнаша, җитәкчесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмасовна.
Уникаль проект балага ашыгыч хәлдә өлкәннәрнең ярдәмен берничә минут эчендә алырга мөмкинлек бирә 7 мартта 14-00 сәгатьләрдә «Татмедиа» матбугат үзәгендә Татарстанда «Заступник» балалар иминлеген коллектив тәэмин итү системасының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
5 март көнне МББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) сыналды.
Бүген Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе "Орленок - спортсмен" трегын тормышка ашыруны төгәлләде . Әлеге трек балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәтлек турында белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан МБББУ "Советлар Союзы Герое А.А.Казаков ис.Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән котлау открыткалары әзерләү буенча иҗади дәрес үткәрелде.
2 нче Җәлил урта мәктәбендә 24 нче февральдән 1 нче мартка кадәр технология фәне атналыгы үтте.
2-3 мартта Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Созвездие-Йолдызлык-2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды.