Алёнушка балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәләре узды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

8 Март - Хатын-кызлар көне. Яраткан әниләребезнең, әбиләребезнең, апа-сеңелләребезнең бәйрәме. Бигрәк тә бу бәйрәмдә без сөекле әниләребезне тәбрик итәбез, чөнки һәр кеше өчен әни - җирдә иң якын кеше. Безгә ничә яшь булса да, без әни өчен һәрвакыт бала булып калабыз. Сер түгел, һәр бала өчен аның әнисе - дөньяда иң матуры. Аның күзләре генә иң гүзәл, куллары гына иң йомшак, тавышы иң ягымлысы. Һәр балалар бакчасында, шушы яз бәйрәме алдыннан тантаналы чаралар үткәрелә. Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка”бакчасында да  Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган балалар өчен иртәнге бәйрәмнәр узды. Әзерлек бәйрәм башланганчы ук башланды. Балалар белән тәрбиячеләр шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе белән җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен бүләкләр әзерләделәр: котлау открыткалары, үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар. Балалар шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләргә бик күп җылы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Балаларының чыгышларын карап, әниләренең күңеле йомшарды. Ә кайбер биюләрдә һәм уеннарда өлкәннәр нәниләр белән беррәттән катнаштылар. Ата-аналар үз балаларының уңышлары белән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International