2 нче Җәлил урта мәктәбендә 24 нче февральдән 1 нче мартка кадәр технология фәне атналыгы үтте. «Гармония» ММБ атналыгы кысаларында технология укытучысы Тимергалин Рөстәм Хәмит улы үткәргән «Күңелле осталар» мавыктыргыч чарасы 7 нче В сыйныфы укучыларына бик ошады. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
«Эпоксид сумаладан бизәнү әйберләре ясау» темасына мастер-класс технология укытучысы Ирина Николаевна Юшкова җитәкчелегендә үткәрелде. Сигезенче сыйныф укучылары эпоксид сумаладан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәреп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.