18-19 февраль көннәрендә Ватанны саклаучылар елы һәм хәрби-патриотик һәм оборона – массакүләм эш айлыгы кысаларында Җәлилнең 1нче мәктәбендә «Минем Ватаным – минем Россиям»патриотик җыр фестивале булып узды. Фестивальдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Безнең фестиваль кызыклы һәм күңелне нечкәртеп узды. Сәхнәдән бик күп җырлар яңгырады, Россия, Бөек Ватан сугышы, солдатлар турында. Фестивальдә катнашучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә. Балалар әсәрләрне патриотизм һәм Ватаннары өчен горурлык хисе белән башкардылар. Барлык чыгышлар да тирән эчтәлекле, эмоциональ булды, фестивальдә катнашучылар һәм тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Болар барысы да яшь буынның җырны белүен, хәтерләвен һәм яратуын раслый!
Фестивальгә йомгак ясап, мәктәп директоры Латфуллина г. Ф., жюри әгъзасы, вокал түгәрәге җитәкчесе
"Созвучие", Семина Я.К. конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырдылар.
"Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясе кысаларында МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә ”Хәтер дәресе" үткәрелде. Дәрестә укучылар тагын бер тапкыр Бөек Ватан сугышы тарихы турында тыңладылар, документаль фильм карадылар, тема буенча фикер алышуда катнаштылар. Аннары тарих укытучысы алар өчен музейда экскурсия үткәрде. Анда "Бөек Ватан сугышы" экспозициясендәге безнең мәктәпкә волонтер Салихов Илшат алып килгән яңа экспонатлар белән таныштылар. Балалар экспонатларның (каскалар, миналар, көрәкләр, флягаларның) кайдан, ничек табылулары тарихы турында тыңладылар. . Дәрестә "Юнармия" һәм "Беренчеләр хәрәкәте"активистлары катнашты.
Мәктәбебездә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде!
20 февраль көнне мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган бик күңелле һәм файдалы чара узды. Әлеге чараны Җәлилова Миләүшә Тәгъриф кызы һәм Бакирова Чулпан Мәүлет кызы оештырдылар.
Укучылар туган телебезгә багышланган табышмаклар чиштеләр, ребусларны җиңделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Чара барышында балаларның туган телгә мәхәббәте, кызыксынуы тагын да артты. Бу көн һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.
Татарстанда "Җиңүгә 80 көн" акциясе старт ала, ул Бөек Ватан сугышында һәм Ватанны саклаучы елында җиңү юбилеена багышлана. 9 майга кадәр булган 80 көн эчендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында совет солдатларының героизмы һәм сугыш турындагы тарихи дөреслек турындагы хәтерне саклауга юнәлтелгән чаралар узачак. Яшь буын үз тарихын белергә, ата-баба батырлыкларын истә тотарга тиеш ". Татарстанның барлык муниципалитетларында бердәм гамәлләр көннәре уздырылачак. Алар арасында "Хәтер дәресе", "Хәтер дивары" акцияләре, "Узган еллар тере хәтер" видеороликлары язмасы, чәчәкләр кую һәм башка чаралар.
Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясе старт алды.Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәйкәлгә чәчәк салдылар.
Карашай Саклау балалар бакчасы Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясендә катнаша.
2025 ел Россиядә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Ватанны саклаучылар елы һәм патриотик тәрбия кысаларында 2 нче «Лилия» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә әтиләр белән музыкаль –спорт күңел ачу чарасы узды.
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясе старт алды.
17 февральдә Дубайдагы Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк «Gulfood 2025» азык-төлек сәнәгатенең 30 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә партнерлык элемтәләрен җайга салу һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән «Хәләл»стандартын экспортлау өчен иң нәтиҗәлеләрдән санала.