Мөслим районында "Ел тәрбиячесе-2025" Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә, район данын яклап, "Теремкәй" балалар бакчасыннан Талибуллина Динара Халит кызы һәм "Аленушка" балалар бакчасыннан Шарифуллина Рәмилә Рәшит кызы уңышлы чыгыш ясадылар.
Җәлилнең 1нче мәктәбенең 2Б сыйныфы укучысы Шәмсетдинов Самат яшь рәссамнарның "Илһам нуры" ачык республика конкурсында катнашып, "Графика" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.Аңа һәм укытучыга алга таба да уңышлар телибез!
Тәрбиячеләр Мәүләвиева Г.Д., Гыйльфанова Л. Р. "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән Диалог» темасына зона семинарында катнаштылар. Семинар Әлмәт шәһәренең «Татнефть – мәктәбендә” узды.
17 февраль көнне күренекле татар җырчысы И.Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан яшь рәссамнарның “Илhам нуры” I ачык республика конкурсына йомгак ясалды. Чара кысаларында катнашучылар һәм аларның укытучылары өчен кызыклы мастер-класслар оештырылды. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«Сандугач» бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар "Солдатка хат" акциясендә катнашты. Акциягә катнашу барышында алар, барлык фантазияләрен эшкә җигеп, матур эчтәлекле рәсемнәр ясадылар, солдатларга хәзерге вакытта гади шул ук вакытта бик кирәкле, җылы һәм ихлас сүзләр яздылар.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" 23 февральга балалар үз куллары белән бүләк ясадылар. Иң кадерле бүләк - үз кулларың белән ясалганы.
17 февраль көнне “И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе”нда яшь рәссамнарның “Илһам нуры” ачык республика конкурсында катнашкан укытучылар һәм аларның укучылары өчен мастер-класслар үткәрелде.
Фотосессия - ул билгеле бер концепция белән, билгеләнгән тематика кысаларында һәм бирелгән стильдә фотографияләр сериясен булдыру процессы. Ул студиядә, ачык һавада яки билгеле бер локациядә узарга мөмкин. Бер яки берничә кешене, вакыйгаларны яки объектларны фотога төшерә. Бүген безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар елына багышланган фотосессия узды
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында, “Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары өчен лаборатор дәресләр үтте
18 февральдә "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уенының өченче һәм сигезенче этабы узды.
3 нче этап химик һөҗүм һәм 8 нче этап хәрби исем.