Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатихов килде. Чаралар барышында министр урынбасарын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.
Бүген безнең педагоглар: өлкән тәрбияче Зиннәтуллина т.н., тәрбиячеләр Костина н. н., Шәрипова Р. Э. Сарман, Алабуга, Лениногорск һәм Нурлат районнарының "Яшьтәшлек: аралашу чарасы буларак грамотага өйрәтү" темасына зона укыту семинарында катнаштылар. Киләчәк белән Диалог».
Шушы якты , матур кыш көнендә гомерен хезмәткә багышлаган, балалар үстергән, тормышның авырлыгына түзгән, рәхәтен дә күрә белеп яшәгән Нурлыгадән апага 90 яшь тулды. Ә без, аның бистәдәшләре, хезмәттәшләре юбилеен котлап кунакка бардык. Якты итеп каршы алды безне Нурлыгадән апа. Әле бүген дә нурын җуймаган күзләре күрә, колагы сак, йөзе ачык аның. Балаларын үстереп кеше иткән ана бүген аларның түрендә утыра, килгән кунакларга сөенеп чәен әзерли, сөйләшеп сүзе бетми.
Бу тормышта күпне күргән апа ул. Сарман районы Рангазар аылында 1935 елда туган. Авыр еллар булса да укуга теләге булган. Авылда башлангыч, Буралыда 7 еллык мәктәпне тәмамлагач тормыш арбасына бик иртә җигелергә, колхоз басуларында эшләргә туры килә аңарга. 18 -19 яшьлек елларын ул «мултуфта»( Молотов шәһәре инде ул) урман кисә әле. Эшкә нык, тырыш , батыр кызларны колхоздан « вербовать» итеп җибәрәләр. Аннан «Сөләйнефть» идарәсе бар куатенә эшли башлаганда, СМУ га эшкә килә. Эше дә «бик җиңел» була аның. Нефтьнең ургылып аккан, төзелешнең кызу темплар белән барган еллары бит. Ә төзелеш өчен бетон – иң кирәкле материал. Кирәк икән аны әзерләргә дә кирәк. Әнә шул кирәк булган бетонны әзерләүдә эшли ул. Анда инде «бетономешалкалар» гына түгел, авыр кул хезмәте дә бик мөһим була.
Эшкә батыр, кыю кыз 1966 елда оператор булып «Сөләйнефть» идарәсенең 2 цехына эшкә килә. 20 елдан артык басуларны иңләп - буйлап йөреп лаеклы ялга чыга.
Шул арада тәгәрәшеп балалар үсә, оныклар, оныкчыклар туарга да өлгерә. Беренче иптәше 44 яшендә вафат булгач, сугыш ветераны Фаик абыйга тормышка чыгып Загидуллина Нурлыгадән булып китә. Сугышларда йөреп кайткан Фаик абыйның да саулыгы нык какшаган була шул. Нурлыгадән апаны ялгыз калдырып ул да 70 яшендә фани дөньяга күчә.
Бүген Нурлыгадән апа оныкларга, оныкчыкларга куанып яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә аңа бер генә теләк теләргә кала: «үзең теләгән кадәр, сау-сәламәт булып яшә әле, ветеран!»Үзең теләгән кадәр, сау сәламәт булып яшә әле, ветеран!
Жәлил шәhәр тибындагы поселогы ветераннар Советы рәисе
Әнисә Минһаҗева февраль 2025 ел.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
18 февраль көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә шәфкать туташы Зиннатулина Фирая Ислам кызы "Баш авырту - яшүсмерләр арасында еш очрый торган шикаять"дигән темага лекция укыды.
«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы гадәттәгечә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
2025 елның 17 февралендә Мөслимнең ,, Күбәләк,, балалар бакчасында конкурсның зона этабы узды. Анда 4 муниципаль районыннан 11 конкурсант катнашты.
Җәлилнең 4 нче "Кызыл Калфак" балалар бакчасының "Радуга" мәктәбенә әзерлек төркемендә " Рәхмәт, солдат!"Ватанны саклаучылар көненә багышланган СВО катнашучыларына ярдәм йөзеннән акция узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең «Әкият» 5нче балалар бакчасында "Солдатка Посылка"акциясе узды. Коллектив ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә бик актив катнашты.
"Ел тәрбиячесе-2025" Бөтенроссия конкурсының зона этабы тәмамланды. Ул Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының "Күбәләк” балалар бакчасы базасында узды. Сарман районы данын Җәлил бистәсенең “Аленушка” балалар бакчасы тәрбияче Шәрифуллина Рамилә Рәшит кызы яклады. Педагогка ике конкурс сынавы үтәргә туры килде: "Балалар белән педагогик чара" һәм "Үз-үзеңә анализ". Рамилә Рашитовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән белем бирү эшчәнлеген уңышлы уздырды һәм үткәрелгән чарага анализ ясады. Аңа уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз!
2025 нче елның 10-13 нче февралендә география буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.