ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2026 ел
якшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» Ландшафт профилендәге дәүләт табигать тыюлыгы составына керүче Идел елгасы акваториясендә тыелган тоту коралы – ятьмә кулланып, граждан тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту гамәлгә ашырылуы ачыкланды. Тикшерү материаллары гаепле затны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 256 маддәсенең 1 өлешендәге «б», «г» пунктлары буенча җинаять эше кузгатылды (аеруча саклаулы табигать территорияләрендә су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту)).

Кичә Петровский Завод авылында милли Сабантуй бәйрәме узды.

7 июнь көнне бистәбездә һәркемнең яраткан бәйрәме-Сабантуй узды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бу бәйрәмдә актив катнаштылар. Чараның кульминациясе бүләкләү тантанасы булды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы белән 6 нчы санлы "Теремок" МББМУНЫҢ кече тәрбиячесе Шәвәлиева Ләйсирә Максут кызы бүләкләнде. Без Ләйсирә Максут кызын чын күңелдән горурланабыз һәм лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм нык сәламәтлек телибез!


6
июнь, 2026 ел
шимбә

Бүген Әлмәт авылында "Сабантуй"милли бәйрәме узды. Бәйрәмдә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Татар халкының иң яраткан бәйрәме-язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган Сабантуй быел киң колач һәм күңелле узды. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар катнашты. Котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Наил улы Гарипов чыгыш ясадылар. Алдынгыларга бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Мәйданда көчле спорт дәртләре, көч һәм җитезлек ярышлары кайнап торды: ГТО нормативлары кысаларында герләр һәм штангалар күтәрделәр, аркан һәм таяклар тарттылар, кыек бүрәнә өстендә баланс тоттылар һәм биек шома баганага менеп бастылар, багана башына приз куелды. Мәйдан уртасында милли көрәш буенча ярышлар узды. 2026 елгы Сабантуйның абсолют батыры Айнур Корбиев булды, аңа тәкә һәм акчалата бүләк бирелде. Җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй программасы кысаларында башка бик күп ярышлар, уеннар, конкурслар һәм шаяртулар уздырылды. Районның иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмнең тагын бер бизәге булды. Сәүдә нокталары, балалар мәйданчыклары, батутлар эшләде.

Иске Кәшер  авылында  татар халкынын милли  бәйрәме Сабантуй узды

Иске Имән авыл җирлегендә Сабантуй

Карашай Саклау авыл җирлегендә милли бәйрәм-Сабантуй узды. Авыл халкын һәм кунакларны авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна бәйрәм белән котладылар, юбилярларны, авылның актив кешеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм милли спорт төрләре, уеннар һәм җырлар белән үрелеп барды.

6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.Классикныңәдәбииҗатыбезне гомер буе озата бара.Аның үлемсезиҗатыбарлык яшьтәге һәм милләттәге кешеләрнеберләштерә, аларда бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт җырлана, бөек рус теленең чиксез матурлыгы һәм байлыгы гәүдәләнә.Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы киләчәктә дә югары әхлакый кыйммәтләр үрнәге һәм Россия җәмгыятенең рухи тормышын берләштерүче башлангыч булып хезмәт итәчәк дип ышанам.Бу бәйрәмкөнендәсезгә чын күңелдәнныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

Хөрмәтле райондашлар!

Ерак араларны якын итеп, Сабан туена кайткан кадерле кунаклар!
Сезне чын күңелдән иң затлы милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм.
Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе. Ул татарларның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген, халыкның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра.

Сабантуй республика чикләрен үтеп, Россиядә һәм башка илләрдә дә даими уздырыла. Ул төрле милләт халкын берләштерә, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта.

Сарманлылар - язгы кыр эшләре буенча республикада алдынгылар сафында. Башка тармакларда да нәтиҗәле эшләребез, уңышларыбыз бар. Республика программаларында, милли проектларда актив катнашабыз. Торак төзү, социаль объектларны, парклар, күпкатлы йортлар һәм ишегалларын реконструкцияләү, юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү – барысы да дәүләт программаларына нигезләнгән. Традициягә әверелгән санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү икеайлыгында катнаштык.

Район халкының активлыгы белән җирлекләрнең территорияләре дә тәртипкә кертелде. Районның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешендәге тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Хөрмәтле сарманлылар, районыбыз кунаклары!
Гөрләсен, җырласын, мәңге яшәсен Сабан туе!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International