"Ләйсән" балалар бакчасы чыгарылыш төркем балаларын мәктәпкә озаткач та аларның укулары белән кызыксынып тора. Менә бүген дәүзләренең апаларын Әлифба тәмамлаубәйрәменә чакырдылар, һәм зур тамаша күрсәтеп сөендерделәр. Киләчәктә дә балаларга укуларында уңышлар телибез.
1943 елның 2 февралендә "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1995 елның 13 мартындагы Федераль закон нигезендә Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн буларак билгеләп үтелә.
"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә директор киңәшчесе Р.А. Хусаинова 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен "Җиңү юллары" виртуаль экскурсиясе үткәрде. Эштә файдалы булган материаллар: "Сталинград сугышы", "Мамаев курганы" музей-панорамасы буенча виртуаль экскурсияләр.
"Җәлил гимназиясе" ндә Кино дәресләре дәвам итә. 31 нче январь көнне тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. 10-11 нче сыйныф укучыларына «Югалган полотно», «Канатлы ат шәһәре» дигән кыска метражлы фильмнар карау оештырды.
Хөрмәтле Илмира Наил кызы, "Җәлил гимназиясе" коллективы һәм администрациясе Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйлар.
31 нчы гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәрендә бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2025" зона этабы узды.
Безнең Сарман районы данын Җәлил беренче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыймаева Алинә Илдус кызы яклады.
Ул үткәргән дәрес һәм мастер-класс жюри әгъзаларының күңелен яулады.
Котлыйбыз сине, Алинә Илдусовна! Киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!
Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби кичә узды. Чара барышында балалар әкиятләр, мэсэллэр, мәшһүр рус язучылары һәм шагыйрьләренең шигырьләре, юмористик хикәяләре, хәзерге заман язучыларының әсәрләре буенча сихри дөньяга чумдылар
"Закон территориясе" республика конкурсында "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" директор урынбасары Фәйзрахманова Миләүшә Изаиловна 3 нче урынны яулады.
24 гыйнварда Әлмәттә «Сандугач сайрар иле» XXVIII төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Аны «Татнефть» хәйрия фонды «Каракуз» мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү программасы кысаларында оештыра. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть»компаниясенең 75 еллыгына багышланган. Анда «Татнефть» компаниясе производство эшчәнлеген алып барган Татарстан районнарында яшәүче солистлар катнашты.
Бүген 31 гыйнварда "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә укучыларның туклануын оештыруда ата-ана контроле үткәрелде.
Чара барышында ризыкларның санитар нормалар һәм балалар туклануына таләпләр нигезендә әзерләнүе ачыкланды.
Хокук бозулар ачыкланмаган.
Татарстанда 2025 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгында.