ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Тимераякта шуу-күңелле генә түгел, сәламәтлек өчен дә бик файдалы! 

Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  1 сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Кечкенә дусларыбыз Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре иде.

    1 февраль көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен мәгариф ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Сабиров Роберт Сәхипҗан улы билгеләп үтте.

Бүген 5 нче "Әкият" балалар бакчасында Бөтендөнья кошларны ашату көнен билгеләп үттеләр. Балалар урамда рәхәтләнеп кошларны ашаттылар, шулай ук бу көнне кошлар һәм аларның ихтыяҗлары турында тагын да күбрәк белделәр.

4 нче февраль көнне МББУ "Җәлил 2 нче урта мәктәбе"ндә 8 Б сыйныф җитәкчесе Р.И.Фәсхетдинова гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм пропагандалауга юнәлдерелгән мавыктыргыч класстан тыш чара оештырды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Сталинград сугышы-Бөек Ватан сугышының иң мөһим моменты” темасына класс сәгате үтте. 2 февраль көнне Рссиянең Хәрби Дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 1943 елда Сталинград астында немец фашистларын тар-мар итүгә багышланган. Сталинград сугышы Дон елгасы ярларыннан башлана. Анда 2 миллионнан артык сугышчы катнаша, шуларның миллионга якыны үлә. Әлеге көрәш җимерелгән Сталинград урамнарында сугышларның иң канлысы дип билгеләнә, совет солдатлары зур героизм күрсәтеп, немецларның көрәш дәртен сүндерәләр.  Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана.Гитлер группировкасы әсирлеккә төшә. СССР сугышчыларының җиңүе икенче Бөтендөнья сугышының мөһим борылышы була.

3 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.

3 февральда хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.

Безгә Сталинград батырлыгын онытырга ярамый!

3 февраль көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мортыштамак авылының туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Җәлилова Миләүшә Тагъриф кызы һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы Сталинград сугышына багышланган әдәби бюллетень үткәрделәр.

Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының иң масштаблы хәрби операцияләренең берсе булды. Сугышлар хәлиткеч моментта узды. 1943 елдан дошманның җиңелмәве турындагы күзаллаулар какшады, Совет Армиясе зур җиңүләр яулады. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә. Ул Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән фашист илбасарлары группировкасын тар-мар итү белән тәмамлана.

Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы барышында да төп борылыш ясауга хәлиткеч өлеш кертте.

Сталинград янындагы Җиңү Гитлерга каршы коалиция формалаштыру процессын тизләтте.

31 гыйнварда Казан каласында  узган «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбия эшен проектлау» темасына өстәмә белем бирү оешмасының пилот төркемнәре тәрбиячеләре өчен семинарда безнең 1 нче номерлы “Кояшкай”  балалар бакчасыннан тәрбияче Гаделшина Ризидә Роберт кызы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International