ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

   26 сентябрь көнне Җәлилнең 2 нче урта мәктәбендә чираттагы профсоюз марафоны булып узды.

Мөлкәт салымнарын һәм НДФЛны түләү срогы-1 декабрьдән дә соңга калмыйча

Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы  коллективы "Күмәк шартнамәнең көче нәрсәдә?" дип исемләнгән республика профсоюз марафонында катнашып гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" сафларына багышлау тантанасы узды

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды.

7 нче сыйныф укучылары "Үсеш ноктасы" җихазларын кулланып "Каенлыкның сазлыкка эйләнүе сәбәпләре" темасына эзләнү- тикшеренү проектын эшләделәр.

 

Бүген 2025 елның 23 сентябреннән 27 сентябренә кадәр чөгендер җыю комбайннарында эшләүче экипажлар, шикәр чөгендерен төяүче механизаторлар, шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча агрономнар арасында конкурста җиңүчеләр билгеләнде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев аларның хезмәтенә бәя бирделәр.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз – «Гамбит» кушаматлы СВО катнашучысы белән очрашты, ул хәзер кыска вакытлы ялда. Гамбит хезмәт турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, үзенең сугышчан иптәшләре һәм махсус хәрби операция уздыру зонасындагы хәлләр турында сөйләде.

Бүген Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсендә катнаштылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.

Полициядә хезмәт итү - киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International