ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Гринта» ҖЧҖ Яңа ел бәйрәмнәрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча өзлексез хезмәт күрсәтү әзерлеге турында хәбәр итә.

2024 елның 26 нчы декабрендә Җәлил посеголының Мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Чара чыгышлар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. "Җәлил гимназиясе"нең педагогик коллективы чарада актив катнашты.

25 нче декабрьдә "Татнефть Арена" боз спорт сарае бүген бөтен ил гражданнарының мәнфәгатьләрен һәм ирекләрен яклаучы әтиләре булган балаларны кабул итте. Чарада республиканың 45 районыннан 10-17 яшьлек 17 000 бала катнашты. 

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 9 гыйнварында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Хуш киләсең, яңа ел"! исемле бәйрәм иртәсе үтте. Чарада әти - әниләр һәм бакча коллективы катнашты. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр! Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләрнең барысына да Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан татлы бүләкләр тапшырды.. Әти-әниләр һәм Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы исеменнән Фәрит Мөнәвир улына бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә бик матур чара – 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәме” үтте. Укучылар төрле сынаулар алдында югалып калмадылар. Нәфис сүз, бию башкардылар. Бәйрәм әти – әниләр белән балалар арасында ярыш рәвешендә узды. Бирелгән сынауларны бик теләп үттеләр. Укытучылар    аларга уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды. Әти – әниләр рәхмәт сүзләрен җиткерде.

25 нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе" фойесында Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. 

Россия бөркетләре-Сарман урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Сабирова Ч.Р. "Тепло СВОим" акциясенә кушылдылар.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Кыш Бабай Иске Кәшер мәктәпчә төркемдәге балаларны Яңа ел белән котлады

     2024 елның 16 нчы  декабрендә 1нче  номерлы Җәлил урта мәктәбендә гарәп теленнән  олимпиада узды. Анда 3 укучы катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International