Техник яктан катлаулы көнкүреш товары-ул ким дигәндә ике функцияне үти торган, катлаулы эчке җайланмалы, эксплуатацияләү буенча инструкциясе, куркынычсыз файдалану кагыйдәләре һәм гарантия срогы булган озак файдаланыла торган товар.
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
"Җиңү шәме" акциясе дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар җылынсын, киемнәрен киптерсен һәм ризык әзерләсен өчен "Җәлил гимназиясе" ннән укучылар технология укытучысы Шәйхетдинова Әлфия Лаззат кызы җитәкчелегендә блиндаж шәмнәр ясыйлар. Һәркайсы якынча 6 сәгать яна.
Җәлил бистәсендә Сафин Марат Мәгъсүм улы белән хушлашу чарасы узды.
Марат Мәгъсүм улы 1974 елның 8 мартында туган. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге дәүләт янгынга каршы хезмәтенә бәйле.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 6 августында контракт буенча булган.
2024 елның 10 октябрендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда батырларча һәлак була.
Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәренең яңартылган ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә.
Теләүчеләрне коймак белән кайнар чәй белән сыйлыйлар.
28 октябрь көнне китапханә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 нче Җәлил мәктәбендә 5нче һәм 7нче сыйныф укучылары өчен зур чара булды. Җәлил бистәсенең "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, 40 ел буе бистә китапханәсе мөдире булып эшләгән Гарипова Гүзәлия Нуховна килде. Шулай ук Гүзәлия Нуховна "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясендә катнашты. Чараны педагог - китапханәче Л.Ф. Нагимуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш.
Көз! Гаҗәп вакыт! Бу елның иң матур вакыты. Мәктәптәге Көзге бал-ул матур һәм истә калырлык чара, бу барлык балаларга да үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлеккә кушылу, дуслар даирәсендә ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көзге чорда көзге бәйрәмнәрне үткәрү юкка гына кабул ителмәгән. 25 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" үткәрелде. Балалар үзләре язган көз турында шигырьләрен декламацияләделәр, көзге прическаларын күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле һәм дәртле үтте.
24 нче ноябрьдә 4 нче А һәм 4 нче Б сыйныф укучылары укытучылар Рахимова Елена Фарит кызы һәм Каримова Зульфия Франыс кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәм үткәрделәр.
2024 елның 25 октябрендә Сарман муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе А.А. Рогачевский катнашында районның Җәлил бистәсендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм районның ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының киңәйтелгән күчмә утырышы булды. Анда ата-аналарга карата материаллар, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия эшен планлаштыру мәсьәләләре каралды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзаларының этиканы һәм утырышлар үткәргәндә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәве буенча Методик тәкъдимнәр өйрәнелде.
25 октябрь көнне «Сарман» кинотетарында Сарман гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды.