Өлкәннәр көне безнең Җәлил поселогында һәрвакыт зурлап билгеләп үтелә. Бу эштә поселок хакимияте дә, “Җәлилнефть” идарәсе дә, профсоюз оешмасы да читтә калмый.
Менә бүген шул көн уңаеннан тагын бер бәйрәм ясадылар. Үзебезнең культура хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәттеләр. Анда өлкәннәр дә, сәнгать кешеләре дә, балалар ансамбльләре дә катнашты. Үзебезнең биюче егетләребез, кызларыбызның чыгышлары белән горурланып утырдык. Бер дигән талантлы яшьләр үсә бездә. Өлкәннәребез дә йомылып кына ятмыйлар. “Родники” вокаль ансамбле шушы көннәрдә генә “Халык ансамбле” исеменә лаек булды. “Дуслык “ ансамбле дә, ветеран җырчыларыбыз Рәмзия Гарифуллина, Венера Харисова, “Гранд” ансамбле кызлары да үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Рәис Шәрипов , Румиль Ногманов, Нәвия Гатиятуллина һ.б. бик матур чыгышлары белән халыкны сөендерделәр.
2 октябрь көнне «Сарман» кинотетарында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең1-2 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды.
2 октябрь көнне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан тәмәке тарту профилактикасы буенча видеороликлар күрсәтелде.
Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр.
Өлкәннәр көне
Безнең Җәлил поселогында бер урын бар. Аны халык телендә “картлар йорты “ дип йөртәләр. Ә мин аны “изге йорт” диеп атар идем. Чөнки бу йорт бик күпләргә җылылык һәм сыену урыны бирә. Авырган чакта дәвалый, авыр чакта иңен куя, балалары һәм гаиләсе бирә алмаган җан җылысын бирә. Октябрь аеның беренче ункөнлеге безнең илебездә өлкәннәр көне буларак, зурлап билгеләп үтелә. Ә бу йортта ункөнлекләр генә түгел, ел әйләнәсендә алып барыла мондый эшләр.
1 октябрьдә, өлкәннәр көне уңаеннан, күчтәнәчләрен күтәреп, шуларга ук күңел җылысын да кушып, күп кенә кунаклар килгәннәр. Бу көн анда яшәүчеләргә бәйрәм булды. Район үзәгеннән килгән җитәкчеләр Ф.М.Хөснуллин, И.Р. Сахипова, А.М.Харисов, Л.М.Гилметдинова поселок хакимиятеннән Р.А. Каримов, өлкәннәргә саулык, сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. Үз кулларыбыз белән Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлаган Р.Ф.Комаров иптәш үзе килә алмаса да, күчтәнәчләрен төяп, ышанычлы кешесе И.М.Зубеированы җибәргән.
Бәйрәм мул табыннар артында, Җәлил поселогы культура йорты хезмәткәрләренең матур концертлары белән үрелеп барды. Күптән түгел генә “Халык ансамбле” исемен алган “Родники”, безнең поселок күгендә йолдыз булып кабынган “Гранд” кызлары, җырчы егетләребез Рәис Шәрипов , Румиль Ногманов һәм кызларыбыз матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмне Җәлилнең танылган кешесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина алып барды. Матур һәм шаян сүзләре, моңлы җырлары белән өлкәннәрнең дә, безнең дә күңелне күрде.
2 нче октябрьдә "Татнефть" хәйрия фонды, "Киләчәк образы" Бөтенроссия мәгариф проекты белән берлектә, 1 нче номерлы Җәлил урта мәктәбе базасында "Углерод эзе эзләүдә" өйрәнүләр оештырылды. Махсус укучылар ярдәмендә чемоданнарны мөстәкыйль рәвештә углерод эзен исәпләргә һәм экология файдасына сайлау ясарга өйрәнделәр.
Октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Көзге алтын чорда без бөтен көчен һәм белемен үз халкына багышлаган, яшь буынга сәламәтлеген һәм яшьлеген биргән кешеләрне хөрмәтлибез. 1 нче октябрь көнне " Җәлил гимназиясе "ндә 7 нче А сыйныфы укучылары арасында "Кем ул өлкән яшьтәге кеше?", "Өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт" видеороликлар карау белән. Өлкәннәр көнендә без ди-бабаларыбызны котлыйбыз һәм аларга чын күңелдән рәхмәт һәм Мәхәббәт сүзләре әйтәбез. Без өлкән буын кешеләрен кадерлибез, яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Әңгәмәне граханцевның тәрбия буенча киңәшчесе Е. Р.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Җәлил бистәсендә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын йөреп чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Усай авылында авыл халкы ярдәмендә киселгән агачларны чистарту буенча өмә үткәрелде.
Бүген шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча экипажлар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүләкләде, җиңүчеләргә премияләр тапшырды һәм уңышлар теләде.