ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

26 сентябрь көнне 1 нче Җәлил мәктәбенең 1-6 класс укучылары Яр Чаллы шәһәренең "Алиса в стране знаний" дигән театраль тамашада булдылар. Балалар Алисəнең маҗараларын, шаян куян, чешир мәчесен кызыксынып күзәттеләр.

ПДН хезмәткәре Вилданова Рузилә Илшат кызы һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген булдырмау һәм хокук бозу юнәлешендә хезмәт куйган муниципаль хезмәткәр Әюпов Алинә Рафис кызы 1 нче Җәлил мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрделәр.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасын тыңлауда катнашты.

Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм һәм тирән хөрмәтемне белдерәм. Балачак дигән үтә дә кызыклы, серле һәм тылсымлы дөньяны тудыручылар бит сез. Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Эшләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.

Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!

Тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы Россия ЭЭМ системасының югары уку йортларында 40 көннән һәм аннан да күбрәк еллык отпуск карьера үсеше мөмкинлеге 20 ел хезмәттән соң пенсиягә чыгу тиешле елларны исәпкә алу бер ел ярым эчендә һәм 13-14 елдан соң пенсия алу мөмкинлеге булу социаль гарантия, тормыш һәм сәламәтлекне дәүләт иминләштерүе тулысынча медицина белән тәэмин итү шифаханә-курорт дәвалануы ведомство шифаханәләрендә торак урынны наем өчен компенсацияләр, хезмәт торагы бирү үз торак сатып алу яки төзү өчен бер мәртәбә бирелә торган социаль түләү алу мөмкинлеге хезмәткәрләрнең балаларына мәктәпкәчә балалар белем бирү оешмаларында урыннар бирүнең ташламалы шартлары
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында 10 октябрьдә «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк.

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» кластер үсеше үзәгенең бизнес очрашуын уздыру инициативасы предприятиеләр арасындагы диалогта конструктив якын килүнең индикаторы булып тора һәм КУЭ субъектларының сату базарларын киңәйтү һәм кооперация элемтәләрен үстерү буенча «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектының максатларына туры килә.

Рангазар авылында Галиуллин Рөстәм Нәзиф улы белән хушлашу чарасы узды.

Бүген Сарман авылында Гарайшин Альберт Арыслан улы һәм Ногманов Рөстәм Рәис улы белән хушлаштылар.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Чара «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында «минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Ике атналык бушлай программа катнашучыларны товарларны WB маркетплейсында этәрергә өйрәтәчәк.

Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татлизинг" ДУП генераль директоры урынбасары Илдус Наил улы Насыйров килде. Эшлекле чаралар кысаларында Илдус Наил улы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашты, Үзәкләштерелгән китапханә бинасын капиталь ремонтлауның барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International