Ганиуллин Рөстәм Нәзиф улы белән хушлашу панихидасы

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Рангазар авылында Ганиуллин Рөстәм Нәзиф улы белән хушлашу чарасы булды.

Ганиуллин Рөстәм Нәзиф улы 1977 елның 4 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы Рангазар авылында туа.

Рангазар урта мәктәбендә укый, 11 сыйныфны тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Сарман районы Рангазар авылының «Зинүче» колхозында төрле эшләрдә эшли.

17.06.1995 елдан 07.06.1997 елга кадәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә.

Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 24 октябрендә контракт буенча киткән.

Гранатометчы, Рурейтор Ганиуллин Рөстәм Нәзиф улы 2024 елның 2 июнендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында хезмәт вазыйфаларын башкарганда хәрби хезмәт узган вакытта һәлак булган.

Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Кайгы уртаклашу сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International