Дүшәмбе көнне, 2024 елның 23 сентябрендә Җәлил 1 нче номерлы мәктәбендә бу уку елында «Мөһим турында сөйләшүләр» дигән дәрес үткәрелде, ул «Ашлык юлы» исемен алды. Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Э.Ш. Габдрахманова сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Россиядә үсә торган бөртеклеләрнең төрле төрләре, аларны ничек караулары, җыештырулары һәм эшкәртүләре турында сөйләделәр.
"Минем бизнес. WB белән Старт»
«Аллаhка шөкер, җирлектә 90-95 яшен тутырганнар күп», - диде Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авылдашлары - «Хезмәт ветераны», «Ана даны» медале иясе Сәләхетдинова Сәлимә Сәләхетдин кызын олуг юбилее белән тәбрикләргә баргач.
Мөгөлсем апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Исмагыйлова Юлия Равилевна тәбрикләде, район башлыгы исеменнән авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзеннән зур өлеш керткән өчен район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Зуфаровна , Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин җиткерде.
Көз-елның искиткеч вакыты, ул кабатланмас хисләр һәм әкияти көннәр бүләк итә. Гүзәл көз безгә күпме бүләк китергәнен санап бетерерлек түгел: җиләк - җимеш, яшелчә, чикләвек, гөмбә, төрле җиләк-җимеш - барысы да көз көне өлгерә. Мондый вакытта табигать үзе безгә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен кызыклы һәм якты материал тәкъдим итә. 21 нче сентябрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә "бБрысы да гаиләдән башлана" дип исемләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе узды. Ул балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны көзге табигать матурлыгына игътибарны җәлеп итү теләге белән берләштерде. Эшләрнең сыйфаты балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты нәтиҗәсен ачык күрсәтә, ә без, үз чиратыбызда, мәктәп чараларының гаиләләрне берләштерүгә ярдәм итүенә шатланабыз.
Безнең мәктәптә "беренчеләр хәрәкәте"РДУМ рәисен сайлаулар узды.
Утырышта катнашучыларның барысының да тавыш бирү йомгаклары буенча 9 класс укучысы Шакирова Азалия безнең мәктәпнең беренчеләрдән булып хәрәкәт рәисе булды
20 нче сентябрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә Гаилә елына багышланган "Көз бүләкләре" көзге ярминкәсе узды. Гимназия укучылары әти-әниләре белән бергә актив катнаштылар. Һәр сыйныф үз сәүдә урынын тематика нигезендә бизәде. Балалар үзләрен сатучылар ролендә сынап карадылар. Ярминкә бик күп якты һәм онытылмас хис-кичерешләр алып килде. Барлык ата-аналарга да ярминкәдә актив катнашулары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Бүген якташларыбыз-СВО хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Һәрбер битараф булмаган кешегә «алгы сызыктагы яклаучыларга»ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез.
Күпчелек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гомер бәйрәмнәрен эш кырында каршылыйлар. «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев та кагыйдәдән искәрмә булмады. Бүген аңа 60 яшь тулды.
Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Иванович Сахуриев, «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Конжаевич Розумбетов котладылар, район Советының һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталарын, истәлек бүләкләре тапшырдылар.