Ялда булганда, алар сайлауларга үз тавышларын калдырырга килделәр. Аларның сайлауларда катнашуы-ватанпәрвәрлек һәм ил язмышы өчен җаваплылыкның тагын бер чагылышы. Бу һәр тавышның мөһим булуы, Россиянең киләчәге нәкъ менә безнең сайлауга бәйле булуы турында искәртү.
Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов котладылар.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов белән бергә Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасында булдылар.
Иске Кәшер авыл җирлегенең Урта Кәшер авылыннан йөзьяшәр Нәфисә апа Насибуллина Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлеге депутатларын сайлауда уз тавышын бирде
Махсус хәрби операциядә катнашучы, ТР Рәисен һәм муниципаль берәмлек депутатларын сайлауларда, тавыш бирде
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов белән бергә сайлау участокларында 2507, 2514, 2534, 2532, 2531, 2530, 2503, 2512 булдылар.
Иске Кәшер авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Рәисен һәм авыл җирлеге депутатларын сайлау
Бүген комбайнчылар арасында 2025 елның чираттагы бишкөнлеге – 7-12 сентябрь көннәрендә урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, «Агрокөчләр» ширкәте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Альберт Наил улы Шәрипов аларның хезмәтләрен югары бәяләделәр.
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне алдыннан тарих укытучысы Фәрхетдинова Д.ф. МБГББУ «Җәлил гимназиясе»нең 11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Бүген Азалак авылында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Карамов Руслан Искәндәр улы белән хушлаштык. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.