ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

11 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап район үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективына оештырылган чара узды. Аларга «823-й километр» исемле яңа төшерелгән татарстан фильмы күрсәтелде.

2024 елның 11 мартында ТР Сарман МР Советының кече залында ТР Сарман МР башлыгы каршындагы балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең тәрбия эше буенча Советның беренче утырышы узды. Түбәндәге сораулар каралды:
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү турында. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, яшьләр сәясәте, спорт, мәдәният өлкәсендә "беренче хәрәкәт" нең беренчел бүлекчәләрен ачу турында. Үзәкләрнең беренчел бүлекчәләрендә балалар инициативаларын булдыру һәм рәсмиләштерү турында. Җәйге мәктәп яны лагеренда «беренче хәрәкәт " нең профильле сменасын оештыру турында. 23.05.2024 елда «беренчеләр хәрәкәте»муниципаль слетын оештыру һәм үткәрү.

«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе 2023 елда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы кысаларында «бер Кликлы ТКХ»проектын башлап җибәрде.

Районда башлангыч сыйныф укучылары арасында агитбригадалар конкурсында 3 нче сыйныф укучыларынын «Светофор» агтибригадасы «Теманы иң яхшы ачу» номинациясендә җиңүче булды . Балалар зурларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәп,бик яхшы чыгыш ясадылар. Аларның якты һәм иҗади чыгышлары аудиториянең игътибарын җәлеп итте һәм барлык катнашучыларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ышандырырлык итеп җиткерде, алар күпләрне руль артында җаваплы тәртипкә һәм балаларның юл тормышын саклауга илһамландыра алды. Җитәкчеләре: Кәримова З. Ф., Рәхимова Е. Ф.

Султеева Нурания Габделхак кызына 90 яшь.

Әнием Султеева (кыз фамилиясе Гайнетдинова) Нурания Габделхак кызы 1934 елның 10 мартында Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында туган. Әнисе Камәрия Мозаффар кызы турында "бик тырыш, уңган, шул ук вакытта бик кече күңелле, оялчан  кеше" дип сойлиләр иде авылдашлар, ди кызы Нурания. Әтисе Габделхак Гайнетдин улы исә уткен, җитез кеше була, кызлары туып берничә ел үткәч та Мәскәүгә эшкә китә, аннан  сугышка алына, сугыштан кайтып якыннарын күрү насыйп булмый инде аңа.  Әнием Нурания әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә, "әни миңа җил-яңгыр тидермәде", ди ул. Үзе дә әтисенә ошап бик тәвәккәл, кыю була; 14 яшеннән ындыр табагында үлчәүче (весовщик) булып эшли башлый, ике елдан булдыклы кызны колхоз идарәсенә хисапчы итеп куялар, ул биредә хисапчы булып 22 ел эшли. Бу чорда ул колхозның комсомол оешмасы секретаре, район газетасының актив хәбәрчесе, агитатор, сайлау комиссиясе секретаре кебек җәмәгать эшләрен алып бара. Мәктәпкә укытучы булып килгән Абдулла исемле мишәр егетенә кияүгә чыга, кызлары Алсу туа. Тик тормыш иптәше Султеев Абдулла Җамалетдин улы гына кыска гомерле булып чыга: 38 яшендә фани дөньядан китеп бара. Гаилә яшәү урынын алыштырырга ниятләгән була, әти үлгәннән сон да әни фикерен үзгәртми:  әни  белән мин -аның 7 яшьлек кызы Буа районы Янтуган авылына - әтинең әнисе - Шәмсегаян әби янына күчеп кайттык. Биредә әни  Янтуган урта мәктәбендә 10 ел лаборант булып әшләп, соңыннан 10 елга якын колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләде, монда да җәмәгать эшләрендә актив катнашты: мәктәптә профсоюз оешмасы члены, колхозда ревкомиссия члены, авылның халык суды секретаре вазифаларын башкарды.

24 ел каенанасы белән бергә яшәп, аны тәрбияләп сонгы юлга озатты. Куршеләре, авылдашлары белән дустанә яшәде, хәзерге вакытта чордашларының балалары- киленнәре дә  хөрмәт күрсәтәләр. Рәхмәтнең иң олысы безнең гаиләдән-кызы, кияве, оныкларыннан инде. Бугенге көнгә кадәр, без димәгән сулышы юк. Нәкъ шигырьдәге кебек: "тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә; барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул"

Әтинең улемен авыр кичерде әни. Ул үлгәннән соң 101 куплетлы бәет язды, аны һаман тулыландырып тора: күңеленнән әти белән сөйләшә.

Бу кояшлы көнне Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайфетдинов А.Р., Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева А.А. Котлауларын җылы сүзләр белән кабул итте. Кунаклар Сарман муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

"Сезнең өчен иң матур сүзләр, кадерле хатын-кызлар", 8 Мартка Колмәт авылында концерт программасы.

"Балкыш" VIII республикакүләм фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабында Хөсәенова Фәния, Гараева Галия, "Чишмә" фольклор ансамбле Лауреат исеменә лаек булдылар

Хөрмәтле райондашлар!

Изге Рамазан ае башлану белән ихлас куңелдән котлыйм!

Бу Изге ай безнең өчен тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык курсәтергә, тагын да туземлерәк, ихласрак шәхес булу өчен куп мөмкинлекләр ача.


9
март, 2024 ел
шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә Тепляков Юрий Викторович белән хушлашу булды.

Юрий Викторович 2023 елның декабрендә контракт буенча Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатыннан хезмәт итәргә китә.

2024 елның 28 февралендә ТЕЛЯКОВ Юрий Викторович ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлем хәрби хезмәтне үтәү нәтиҗәсендә була һәм хәрби хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле.

Якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, якын сугышчылар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Юрий Теляков Җәлил бистәсендә җирләнгән.


8
март, 2024 ел
җомга

7 нче мартта "Җәлил гимназиясе" ндә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу көнне игелекле, назлы, һәм яраткан педагогларга карата аерым сүзләр яңгырый. Якты, эмоциональ, иҗади номерлар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Концертны тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Граханцева Е. Р., педагог-оештыручы Семина А.А.., өстәмә белем бирү педагогы Гыйльфанова Р. А. оештырдылар һәм үткәрделәр. Тормышның күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы минутлар, күңелле тәэсирләр бирүен, укучыларның уңышлары шатландыруын, ә гаиләдә мәхәббәт, дуслык, хөрмәт, муллык, тынычлык һәм татулык булуын телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International