Султеева Нурания Габделхак кызына 90 яшь.
Әнием Султеева (кыз фамилиясе Гайнетдинова) Нурания Габделхак кызы 1934 елның 10 мартында Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында туган. Әнисе Камәрия Мозаффар кызы турында "бик тырыш, уңган, шул ук вакытта бик кече күңелле, оялчан кеше" дип сойлиләр иде авылдашлар, ди кызы Нурания. Әтисе Габделхак Гайнетдин улы исә уткен, җитез кеше була, кызлары туып берничә ел үткәч та Мәскәүгә эшкә китә, аннан сугышка алына, сугыштан кайтып якыннарын күрү насыйп булмый инде аңа. Әнием Нурания әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә, "әни миңа җил-яңгыр тидермәде", ди ул. Үзе дә әтисенә ошап бик тәвәккәл, кыю була; 14 яшеннән ындыр табагында үлчәүче (весовщик) булып эшли башлый, ике елдан булдыклы кызны колхоз идарәсенә хисапчы итеп куялар, ул биредә хисапчы булып 22 ел эшли. Бу чорда ул колхозның комсомол оешмасы секретаре, район газетасының актив хәбәрчесе, агитатор, сайлау комиссиясе секретаре кебек җәмәгать эшләрен алып бара. Мәктәпкә укытучы булып килгән Абдулла исемле мишәр егетенә кияүгә чыга, кызлары Алсу туа. Тик тормыш иптәше Султеев Абдулла Җамалетдин улы гына кыска гомерле булып чыга: 38 яшендә фани дөньядан китеп бара. Гаилә яшәү урынын алыштырырга ниятләгән була, әти үлгәннән сон да әни фикерен үзгәртми: әни белән мин -аның 7 яшьлек кызы Буа районы Янтуган авылына - әтинең әнисе - Шәмсегаян әби янына күчеп кайттык. Биредә әни Янтуган урта мәктәбендә 10 ел лаборант булып әшләп, соңыннан 10 елга якын колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләде, монда да җәмәгать эшләрендә актив катнашты: мәктәптә профсоюз оешмасы члены, колхозда ревкомиссия члены, авылның халык суды секретаре вазифаларын башкарды.
24 ел каенанасы белән бергә яшәп, аны тәрбияләп сонгы юлга озатты. Куршеләре, авылдашлары белән дустанә яшәде, хәзерге вакытта чордашларының балалары- киленнәре дә хөрмәт күрсәтәләр. Рәхмәтнең иң олысы безнең гаиләдән-кызы, кияве, оныкларыннан инде. Бугенге көнгә кадәр, без димәгән сулышы юк. Нәкъ шигырьдәге кебек: "тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә; барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул"
Әтинең улемен авыр кичерде әни. Ул үлгәннән соң 101 куплетлы бәет язды, аны һаман тулыландырып тора: күңеленнән әти белән сөйләшә.
Бу кояшлы көнне Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайфетдинов А.Р., Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева А.А. Котлауларын җылы сүзләр белән кабул итте. Кунаклар Сарман муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.