"Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары һәм әти-әниләре мәктәп китапханәсе фондын тулыландырырга булдылар. Алар китап бүләк итү көненә кушылдылар һәм уку өчен нәфис китаплар бүләк иттеләр.
2024 елның 14 февралендә 9 нчы сыйныфта рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды.
15 минутлык имтихан вакытында балалар дүрт биремне үтәргә тиеш булды:
1. Текстны кычкырып укырга.
2. Өстәмә мәгълүматләр кулланып текстны сөйләү.
3. Сайланган темаларның берсе буенча монолог әзерләү.
4. Имтихан алучы белән диалог төзергә.
9 нчы сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
Февраль аенда уздырыла торган хәрби-патриотик айлыкта Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучыларын "Юнармия"челәр сафларына кабул итү традициягә әйләнеп китте. Быел да 12 укучы Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның изге хәтерен сакларга, Русиянең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга сүз бирделәр. Эфганстанда үзенең хәрби бурычын намус белән башкарган Харисов Айдар Котдус улының катнашуы бу чараны тагын да күркәм итте. Отряд укучыларына ул үз куллары белән Юнармия флагын тапшырды һәм туган илнең тугры гражданнары булырга өндәде. Тантана "Юнармия" гимны җырлау белән төгәлләнде.
"Җәлил гимназиясе" нең 3нче Б сыйныф укучысы ОБЖ буенча республика олимпиадасы призеры булган Мөхлиева Лиананы котлыйбыз. Сыйныфташлары, укытучылары һәм мәктәп администрациясе Лиананы котлыйлар, медаль һәм татлы бүләк белән бүләклиләр.
13 февраль көнне Югары Чыршылы авылында яшәүче Миңнегулова Әсфия Салих кызына 98 яшь тулды. Аны туган көне белән авыл җирлеге хезмәткәрләре котлады. Әсфия Салих кызы авыр тормыш юлы үтә, иртә ятим кала, Бөек Ватан сугышын кичерә. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.
Бүген "Җәлил гимназиясе" ндә беренче ачыш ясаучы көне" темасына мөһим тема турында сөйләштеләр. Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Е.Р. Граханцева һәм "Беренче хәрәкәт" балалар оешмасы активисты Григорьева В. 5 нче А сыйныф укучылары белән ачышлары турында сөйләштеләр. Беренче ачыш ясаучылар көне күренекле ватандашларга сәяхәтчеләргә, галимнәргә, тикшеренүчеләргә һәм аларның ачышларына багышланган бәйрәм.
12 февральдә, сайлаулар алдыннан, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 5-9 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды.
Быел парламент дәресенең темасы - "Сайлаулар!". Аны үткәрү укучыларның сәяси-хокукый культураларын формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьтәге социаль-сәяси тормышында ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә карашны формалаштыруга ярдәм итә.
Парламент дәресе - 2024 булачак сайлаучыларның үзләре теләп катнашуларының мөһимлегенә юнәлтелергә тиеш.
Дәрестә укучылар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Иң кечкенәләре хәтта чын сайлаучылар ролен үз өсләренә алдылар. Педагоглар балаларга сайлау уенында әкият иленең президентына тавыш бирергә тәкъдим иттеләр.
Укучылар "Мин беренче тапкыр тавыш бирәм"интерактив уенында катнаштылар.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Илһамова Э.Ә. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балаларга хакимият органнарының ничек формалашуы, сайлауларны үткәрүнең мөһимлеге һәм анда барлык авыл халкының, бигрәк тә яшь сайлаучыларның, мәҗбүри катнашуы турында сөйләде, участок комиссиясенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Янурыс, Сарайлы, Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортларында Гаилә елы кысаларында «823 км» исемле яңа Татарстан фильмы күрсәтелде.
«Сарман» кинотеатрында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен, «Пушкинская карта» программасы кысаларында, «Квест» исемле фильм күрсәтелде.