Химия буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы
Сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы
Инглиз теленнән "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабында
Бөек суга чумдырылу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Гармония һәм җан тынычлыгы телим. Барлык эшләрдә дә сезгә иман, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын. Гаиләләргә тынычлык, игелек һәм иминлек. Өйләрегездә борчылулар һәм кайгы - хәсрәтләр, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек булсын.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы) буенча: төнлә: аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемсез, урыны белән томан. Җил көньяк 914, 1520 м/с.һава температурасы төнлә -17..-21, иртән -12..-15˚. Юлларда бозлавык. Иртән һәм көндез: болытлы. Кечкенә Кар. Буран. Көньяк җиле 914, 1520, урыны белән 25 м/с. Көндез һаваның максималь температурасы -1..-4˚. Юлларда көчле бозлавык.
18 гыйнвар көнне Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә профориентацион очрашуы узды
Бүген мәктәптә 6 б сыйныфлы ата-аналар комитеты тарафыннан кайнар ризыкны оештыруның сыйфаты тикшерелде. Комиссия әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен, ашханәнең санитар торышын тикшерә. Ашау рационы менюга туры килә дип билгеләп үтелде. Ашханә хезмәткәрләре ашханәдә эшләгәндә гигиена таләпләрен үтиләр. Балаларның туклануын оештыруга карата бернинди дә искәрмәләр юк.
Петровка завод мәктәбендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары интернетта куркынычсыз эшләү кагыйдәләре белән таныштылар
Ленинград блокадасы…Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау - Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек була. Әлеге темага багышланган чираттагы әңгәмә Сарман гимназиесенең 9 сыйныфлары укучылары өчен үткәрелде.
18 гыйнварда Җәлилнең 1нче мәктәбендә "цифрлы ликбез"дигән класс сәгате узды. 1-11 сыйныф укучылары цифрлы грамоталылык нигезләре белән таныштылар, интернет челтәрендә үзләрен ничек тотуларын искә төшерделәр, интернет эзәрлекләүләрендә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.