Буген -6 октябрь көнне Сарманда авыл хуҗалыгы продукциясен тәгъдим итү ярминкәсе узды.
Зур Нөркәй авыл җирлегендә «Агросила» АҖ тарафыннан Өлкәннәр көне белән котлау.
6 нчы октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, чара үткәрелде. Халыкның мәшгульлеге үзәге белгече укучылар алдында чыгыш ясады. Аларга «Халима» исемле татарстан фильмы күрсәтелде.
1 нче октябрьдан башлап Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Байгал» исемле фильм күрсәтелде.
Бүген Сарманда Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды.
Ярминкәдә агрофирмаларның, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, авыл җирлекләренең, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының үз җитештерү продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучылар алдында концерт программасы белән район мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Теләге булганнарны кайнар чәй һәм блиннар белән сыйлаганнар.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә килеп, азык-төлек җыелмаларын тапшырды.
Карашай -Саклау авылында гомер итүче, районыбызның иң өлкән кешесе,103 яшьлек Зәкия әби Шайдуллинаны өлкәннэр көне белән Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы котлады.
Бүген Сарман мәдәният йортында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Бүген 22-26 сентябрьдә һәм 27 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде .
5 нче октябрьдә Сарманда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт педагогларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Илмира Наил кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Инглиз теле укытучысы Гарайшина Эльмира Хазинур кызы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм аларга эшләрендә уңышлар телибез!