30 нче сентябрьдә Әлмәт дәүләт нефть институтында И.С. Сөләйманова "Тормыш,исәнме!" дигән фестивале узды. "Җәлил гимназиясе" укучылары әлеге чарада катнаштылар һәм төрле номинацияләрдә лаеклы урыннар алдылар.
Зур Нөркәй авыл җирлегендә өлкәннәр көне.
Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм.
Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк.
Күпләрегез бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар.
Намуслы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм.
Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар хөкүмәтебез тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли.
Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын.
30 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 2023-2024 елгы хоккей сезоны ачылды, шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасы булды.
30 нчы сентябрьдә "Җәлил гимназиясе"нең 7-8 нче сыйныф укучылары Җәлил бистәсенең Боз сараенда булдылар һәм Сарман районы башлыгының Җәлил бистәсенең спорт мәктәбенә бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасында катнаштылар.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне без районыбызның абруен, куәтен күтәргән, тормыш елъязмасына матур сәхифәләр өстәп барган ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.
29 сентябрь көнне Сарман үзәк итапханәсендә «Олы җанлы, батыр өлкәннәрем, бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!”» дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Өлкән буынның бай, рухи күтәренкелеген саклау, аларны олылау максатыннан чәй өстәле оештырылды.
Өлкәннәрне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән аралаштырып алып барылды. Кичәне «Сезнең янда күңел яктыра» дигән китап күргәзмәсе бизәде. Соңыннан өлкәннәребез “Көз бүләкләре” фотозонасында фотога төштеләр. «Бер күрешү – үзе бер гомер» - , дип юкка гына әйтмиләрдер. Булдыра алганча, игелек кылып, ярдәм итеп, җылы сүзебезне бүләк итеп яшик.
Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә.
Теләүчеләрне кайнар чәй һәм блиннар белән сыйлыйлар.
Россиядә яңа истәлекле дата барлыкка килде — Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия белән берләшкән көн. Ул бүген билгеләп үтелә һәм ел саен 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Әбиләр һәм бабайлар көнендә ветераннарны һәм пенсионерларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, сабырлык, киләчәк тормышта иминлек теләде.
Ветераннар конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, бик күп тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар.
Түбән Табын интернат мәктәбе укучылары "Путешествие в прошлое" проектының өченче этабында катнаштылар. "Мы художники" интерактив чарасы барышында укучылар Альтамир гарәбәләренә виртуаль сәяхәт кылдылар, күмер белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар.
Әлеге чара турында тулырак мүгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин: