25 нче сентябрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә "Мөһим турында сөйләшү" дигән класс сәгатьләре узды. Дәресләр Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышлана. Дәрес вакытында укучылар Россиянең сайлау системасы һәм аның эш принциплары белән җентекләбрәк таныштылар, ТР Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин һәм беренче хәрәкәт рәисе Сөләйманов катнашындагы "Беренчеләр Советына сайлаулар" видеоролигын карадылар.
Тракторларны авыл җирлекләре башлыклары ТР Муниципаль берәмлекләр Советы биргән грант акчасына сатып алган. Районыбызның 4 авыл җирлегендә җиңүчеләр арасында — Сарман, Янурыс, Шарларәмә, Иске Минзәләбаш. Яңа техника алуыбыз белән котлыйбыз!
2023 елның 26 сентябрендә Сарман муниципаль районында башкарма комитет, ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлеге, район прокуратурасы, «алкогорг һәм район эшкуарлары.
Утырышта 2023 елның 8 ае йомгаклары буенча районның алкоголь базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.
Социаль Хезмәтләр Җыелмасы
23 сентябрьдә Казан шәһәренең «Тулпар» СК – сында 2002-2004 елгы юниорлар арасында корэш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.шәхси беренчелектә узган ярышлар нәтиҗәләре буенча Миңнехуҗин Ирек (60 кг) һәм Мөхәммәтдинов Риназ (65 кг) бронза медальләр алдылар. Тренер Миңнехузин Алмаз Илдар Улы. Котлыйбыз һәм киләчәктә республика һәм Россия келәмнәрендә җиңүләр телибез
Тубән Ләшәү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Юнысова Василә Корбангали кызы үзенең 101 яшен билгеләп утте . Ветеранны район башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котладылар, сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
Сарман муниципаль районында Өлкәннәр декадасын үткәрү мәсьәләсе буенча Совет, Башкарма комитет, социаль хезмәтләр, ММЧ җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды.
Петровский Завод авыл жирлеге башкарма комитеты хэм мэдэният йорты хезмэткэрлэре "Россия суы" акциясында катнашты.
Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов ярдәме белән Лисичанск шәһәренә (20 тонна су) җибәрелде.