Сарман муниципаль районында Өлкәннәр декадасын үткәрү мәсьәләсе буенча Совет, Башкарма комитет, социаль хезмәтләр, ММЧ җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды.
Петровский Завод авыл жирлеге башкарма комитеты хэм мэдэният йорты хезмэткэрлэре "Россия суы" акциясында катнашты.
Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов ярдәме белән Лисичанск шәһәренә (20 тонна су) җибәрелде.
Хөрмәтле профсоюз лидерлары, профсоюз хәрәкәте ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – профсоюз хезмәткәре көне белән котлыйм.
Профактивистлар җилкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү ята. Бу хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт һәм социаль-көнкүреш шартларын булдыру, Хезмәтне саклау торышын контрольдә тоту, социаль гарантияләр һәм башка күп нәрсәләр. Сезнең актив тормыш позициягез, оештыру сәләтегез, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән энергиягез зур хөрмәткә лаек.
Профсоюз активына һәм барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, профсоюз сафларының бердәмлеген, затлы эштә уңышлар телим.
"Россия Бөркете" - кече сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән уникаль гомумроссия проекты. 23 нче сентябрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә "Россия бөркете" программасы буенча тантаналы багышлау узды.
22 нче сентябрьдә «Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Л.Н.Толстой исемендәге мәктәп укучыларының ХХІ Республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды.
22 нче сентябрьдә Җәлил бистәсендәге чаңгы базасында 4 нче һәм 5 нче сыйныфлар өчен "Алтын көз" көзге мәктәп кроссы узды.Балалар кросста бик теләп катнаштылар. Кроссны "Җәлил гимназиясе" физик культура укытучылары үткәрде.
22 нче сентябрьдә Җәлил мәктәпләре укучыларының "Беренчеләр хәрәкәте" Бөтенроссия яшьләр хәрәкәте вәкилләре белән очрашуы узды. Очрашуның беренче өлеше Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда узды.
20-21 сентябрьдә "Җәлилнең 1 нче мәктәбе" МББУНЫҢ актлар залында башлангыч сыйныф һәм урта звено укучыларының ата-аналары өчен гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Рамилә Риф кызы "Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы"темасына доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директоры туклану, уңышлар һәм контроль мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Чаллы шәһәренең "Партнер" уку - эшлекле үзәге 21 сентябрьдә 1 нче Җәлил мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү әңгәмәсе үткәрде. Балалар тест үттеләр һәм үзләрен төрле өлкәләрдә күрделәр