ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм - тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе”   Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

12-14 май көннәрендә Зәй шәһәрендә «Авыл яшьләре» XII җәйге авыл уеннары этабында Татарстан Республикасы авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 9 командасы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча районның хатын-кызлар командасы 4 иң яхшылар арасына керде: I урын - Әлмәт районы командасы, II урын - Минзәлә районы командасы, III урын - Түбән Кама районы командасы, IV урын - Сарман районы командасы. Барлык 4 команда да 2023 елның сентябрендә Мамадыш шәһәрендә "Авыл яшьләре" XII җәйге авыл уеннарының финал этабында катнашу хокукына ия булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга керткән лаеклы өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Әлмәт авыл җирлеге башлыгын Данияр Газизовны Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Әлмәт филиалы «Санитар калкан - сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 15-26 маенда талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрә.

Консультацияне «кайнар линия» телефоннары аша алырга мөмкин:

8 (85558) 7-22-75, 7-22-76, (85559)2-44-64 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Халыкара гаилә көнендә, «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы  кысаларында Сарман  районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Сопбух һәм Гөлсинә Гыйбадуллиннарны Бриллиант туйлары белән котлады. 

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде, анда район Башкарма комитеты урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чараны оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча чаралар планы белән таныштырды, әзерлекнең контроль срокларын билгеләде. Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Сарман авылында Сабантуй 10 июньдә планлаштырылган. 12 июньдә узачак кичке Сабантуйда татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллинның чыгышы планлаштырыла.

14 майда Мирзиянова Нәкыя Бахтегараевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

     Нәкыя Бәхтегараевна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.

     Район Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән тыл хезмәтчәнен юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева котлады, ул Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә.Кәримов, "Татнефть" Җәлил ТППО профкомы рәисе В.Н. Филимонов, «Җәлилнефть» НГДУ ветераннар советы рәисе Р.А. Харисов һәм Җәлил поселогының ветераннар советы рәисе А.Г. Минһаҗева кушылдылар. Алар Нәкыя апага ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, оптимизм теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Нәкыя Бәхтегараевна җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Кадерле якташлар! Сезне Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм һәрберебездә аерым хисләр уята. Гаилә - ул нигезләрнең нигезе, мәхәббәт, шатлык һәм бәхетнең бетмәс чыганагы, без аннан көч, уңай энергия, иртәгәсе көнгә ышаныч алабыз. Нәкъ менә гаилә тормышта таяныч булып хезмәт итә, тотрыклылык хисе һәм кадерле, якын, туган кешеләребез турында эчкерсез, риясыз кайгырту күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу көнне ике, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, шулай ук яшь гаиләләргә бәхет телим. Бу искиткеч гаилә бәйрәме белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телим, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу һәм иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Балаларның шау-шулы тавышлары шатлык китерсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен сакларга ярдәм итсен!

2023 елның 15 маенда "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" дәресләре "Балаларның иҗтимагый берләшмәләре көне"темасына үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда балалар иҗтимагый берләшмәләре турында күзаллау формалаштыру һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә «Алдынгылар хәрәкәте» нә җәлеп итү, хәрәкәт проектларында һәм беренчел бүлекчәләр эшендә катнашуга мотивация бирү. Формалашучы кыйммәтләр: дуслык, актив тормыш позициясе, яңасын булдыруга омтылу, Россия халыкларының мәдәниятен һәм кыйммәтләрен саклау.


13
май, 2023 ел
шимбә

Сарман аграр көллиятенең спорт залында 2011, 2012, 2013 һәм 2014 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Сарман муниципаль районы Беренчелеге тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International