ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10-12 маенда Казан шәһәрендә Җиңү көненә багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан 1300дән артык спортчы катнашты.

Җәйге каникуллар вакытында Татарстан Республикасыннан балаларны «Беренчеләр вакыты» дигән профильле сменалар көтә. Катнашу өчен гаризаны хәзер үк будьвдвижении.рф. сайтында бирергә мөмкин.

Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

Бүген Сарман районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм саклаугычларның хәзерлеге буенча кабул итү оештырылды.
Районда Татар авыл хуҗадыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Рөстәм Низамов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Комиссия составында шулай ук «Агрокөч» җәмгыятенең терлекчелек бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Ситдыйков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев та булдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Нөркәй» агрофирмасы җиңүче булып танылды, ә «Сарман» агрофирмасы икенче урында урнашты.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында Җәлилнең 1 нче мәктәбе укучылары "Минем гаиләм - минем байлыгым"Республика рәсем конкурсында катнаштылар һәм l ,lll дипломнары , урыннар, истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

15 нче май көнне район мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан «Гаиләм – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе» дигән чара уздырылды. Әлеге чарада балалар милли гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен иҗади чыгышларында чагылдырдылар.Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Сахабиева Сафира үзенең әбисе белән катнашып "Зыялы гаиләдә тәрбияләнүче "Татар кызы" исеменә лаек булды.

15 нче май Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт,ышаныч учагы. Шул уңайдан «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Нигез йорт» исемле Татарстан фильмы күрсәтелде.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

15 нче майда "Җәлил гимназиясе" ндә «Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне» темасына дигән класс сәгатьләре узды. Класс сәгате барышында укучылар Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат алдылар, әлеге хәрәкәтнең проектлары турында белделәр.

Бүген Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм - тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе”   Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

12-14 май көннәрендә Зәй шәһәрендә «Авыл яшьләре» XII җәйге авыл уеннары этабында Татарстан Республикасы авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 9 командасы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча районның хатын-кызлар командасы 4 иң яхшылар арасына керде: I урын - Әлмәт районы командасы, II урын - Минзәлә районы командасы, III урын - Түбән Кама районы командасы, IV урын - Сарман районы командасы. Барлык 4 команда да 2023 елның сентябрендә Мамадыш шәһәрендә "Авыл яшьләре" XII җәйге авыл уеннарының финал этабында катнашу хокукына ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International