Бүген авыл җирлегебезнен ике авылында да Җинү көненә бәйрәм митингы үткәрелде.
"9 май Бөек Җинүнен 78 нче язы"
Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә,билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр мөгаен.Бу сүзләрнен төгәл эчтәлеген,тулы мәгьнәсен,чын җинү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз,сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына белә дер.Әлеге сугышта Җинү яулый алганнары өчен бездә алар белән бергә бәйрәм итәбез,аларнын шатлыгын уртаклашабыз,аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле ветераннар! Районыбыз кунаклары! Сезне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. 9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур. Утлы елларда бөтен ил белән бергә Сарман халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Районыбызның 9 меңнән артык улы һәм кызы фронтка китте. 7 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калды. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, солдат толларына, сугыш елы балаларына чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүгенге көндә дә илебезгә күп сынаулар насыйп булды. Ата–бабаларыбыз кебек, бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар! Һәрберегезгә имин тормыш, озын гомер, исәнлек-саулык телим. Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз булсын. Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., Сарман муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе
Нариманов А. Г. тыл хезмәтчәннәрен бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм СВО махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Ялга кайткан Әхмәдиев Л.Ф., махсус операциядә катнашучы, авыл халкына гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде, бәйрәм белән котлады һәм агачлар утыртуда катнашты. Шыгай авылы хәйкәле янына яшь чыршылар утыртылды. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җиңү көне белән!
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.
Бүген, Азалак авыл җирлегендә, авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г. тыл ветераннары белән очрашты. Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, ветераннарга сәләмәтлек, озын гомер теләде
Бүген, Югары Чыршылы авыл җирлегендә, авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. тыл ветераннары белән очрашты. Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, ветераннарга озын гомер теләде.
Бүген, Югары Чыршылы авылында, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. һәм район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Харисов А.М. тыл ветераннарын һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ш.Хөсәеновның «20 ел үткәч» дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерделәр.
Алан авылында тантаналы чара узды.
Буген Димитарлау авылында
Буген Петровский Завод авылында
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 2 – 6 май көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев котладылар.
Тулырак sarman-rt.ru сайтыннан укыгыз.