Безнең мәктәп укучылары Мортыш елгасы ярында экология өмәсе үткәрделәр. Балалар бердәм рәвештә яр буе зонасын чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистарттылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Мортыштамак авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә
Шэрлэрэмэ авыл жирлеге мэчетлэрендэ омэлэр уткэрелде
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы»бөтенроссия конкурсын уздыру кысаларында гаризалар җыюның дәвам итүе турында искә төшерә. Гаризалар 2026 елның 10 июненә кадәр (шул исәптән) «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы «бөтенроссия конкурсын үткәрү һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү мониторингы» программа-мәгълүмат комплексының электрон Кабинетында урнаштырыла. https://ot.rosmintrud.ru (алга таба – «Мониторинг» пигы) Интернет мәгълүмат-коммуникация челтәрендә конкурс үткәрү буенча Методик тәкъдимнәр белән каралган тәртиптә. Конкурста катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында танышырга мөмкин. https://mtsz.tatarstan.ru/2026-god-9034129.htm). Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-22, 557-21-15.
Илексаз авыл җирлегендә зиратта өмәләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.Зиратны карау- һәр кешенең изге бурычы.2,3 нче май көннәрендә Илексаз һәм Мртыш-Баш авылларында зиратта өмәләр үтте. Авылдашлар һәм кайткан кунаклар бик күп эш башкардылар: кипкән агачларны җыештырдылар, зират территориясен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннәрдән чистарттылар. Зиратны әйләндереп алган койма буялды.
Кәүҗияк авыл җирлегендәге зиратларда өмә
Юбилярны истәлекле дата белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның азык-төлек пакетын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, шулай ук туганнары һәм якыннары кушылды.
Сезгә, Мөслимә апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын телибез.
2026 нчы елның 1 нче маенда Җәлил бистәсе укучылары арасында традицион җиңел атлетика эстафетасы үткәрелде. Эстафета нәтиҗәләре буенча "Җәлил гимназиясе" 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
2026 елның 1 маенда Җәлил бистәсендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Бу бәйрәм көнендә җәлилчеләрне кояш язгы кәеф белән сөендерде.Бәйрәмдә катнашучылар Ленин проспекты буйлап Мәдәният сараена кадәр шатлыклы кәеф белән йөрүдә катнаштылар.
Сәламләү сүзләре белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Г. Р., Җәлил ТПППО «Татнефть» ПАО рәисе Маринина Л.З., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р.Ә., 1 нче Җәлил урта мәктәбе директоры Латифуллина Г.Ф., ветераннарның Территориаль советы рәисе Харисов Р.А. чыгыш ясадылар.
Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында сәүдә ярминкәсе, бәйрәм колонналарын бизәү конкурсы, иҗади бәйге (асфальтта һәм мольбертта рәсем ясау), җиңел атлетика эстафетасы, спорт уеннары, шахмат турниры, «Язгы моңнар» вокаль конкурслары үткәрелде
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.