"Җәлил гимназиясе"нең математика укытучысы Кульпанова Ирина Дмитрий кызы мәгълүмат сайты inkazan.ru хәбәрчесенә интервью бирде. Ирина Дмитрий кызы гимназиягә "Земский учитель" программасы буенча эшкә урнашты һәм үзен тәҗрибәле педагог буларак танытты.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Яңа Имән авыл җирлегендә өмәләр үткәрелә.
Мәктәп туклануы атналыгы һәм Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 7 нче апрельдә "Җәлил гимназиясе" ндә укучылар өчен дөрес туклану турында видеороликлар һәм анимацияле рәсемнәр трансляцияләнде.
7 нче апрельдә "Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Р.Р. катнашында тематик линейка узды. Ул роликларда, велосипедта, самокатларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре,бу кагыйдәләрне бозган өчен җәза чаралары турында сөйләде.
Хөрмәтле район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Сезнең җилкәгездә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне Ватанны саклауга һәм хәрби хезмәт абруен күтәрүгә әзерләү буенча зур җаваплылык ята. Сез гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү һәм үткәрү, мобилизация ресурсларын формалаштыру, запаска җибәрелгән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын гамәлгә ашыру һәм социаль яклау белән бәйле бурычларны үтисез. Хәрби комиссариатның барлык шәхси составына хезмәт бурычына тугрылык, тырышлык һәм профессионализм өчен рәхмәт белдерәм. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.
Азалак авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту дәвам итә
6 нчы апрельдә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Аленушка” балалар бакчасында Сарман МР мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре педагог-психологларының "Балалар белән социаль-профилактик эш" темасына чираттагы утырышы узды. Педагог-психолог Курбанова Э. Р. "ОВЗ белән авыручы балалар белән эшләүнең нәтиҗәле чаралары, формалары һәм инновацион ысуллары" темасына шөгыль күрсәтте. Шулай ук чарада мастер - класслар үткәрелде һәм документларны рәсмиләштерү буенча методик киңәшләр бирелде.
7 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
7 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.