Яңа Имән авыл җирлегендэ санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту дәвам итә.
2023 елның 31 мартында Сарман аграр көллияте базасында һөнәри белем бирү ресурс үзәгендә "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы "Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы тәмамланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра базарында катнашучыларга хәбәр итә, Татарстан Республикасында 2020 елның апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 №122 карары һәм алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе арасындагы килешү нигезендә үткәрелә торган кеглы сыра продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау буенча эксперимент тәмамланды.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында Сарман авылында атна саен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә» дежурлык оештырылды. Бу эш кысаларында дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре булып:
кулланучыларга консультация бирү, аларның куллану законнары буенча хокукларын аңлату;
кулланучыларга дәгъвалар, дәгъва белдерүләре төзүдә ярдәм итү;
- кулланучының шикаятен судтан тыш тәртиптә хәл итүдә ярдәм итү.
2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Кадрия Вәгыйзова Сарман муниципаль районы башкарма комитеты белгече Айгөл Абдулова белән берлектә Сарман авылы, Куйбышев ур., 36а йорт адресы буенча КФҮ филиалында консультация өстәле оештырылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Иске Имән авыл җирлегендә өмәләр үткәрелә
6 нчы апрельдә атказанган укытучы А.К. Алимов истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Җәлил гимназиясе укучылары командасы мактаулы 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
6 нчы апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында "Җәлил гимназиясе"ндә өмә узды. Укучылар гимназия территориясен һәм майданны коры яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар.
Халыкара сәламәтлек көне алдыннан Җәлил бистәсенең Шахмат клубында бистәнең башлангыч сыйныф укучылары командалары арасында Татарстанның атказанган укытучысы Әлимов Әнвәр Касыйм улы истәлегенә тәүге тапкыр шахмат турниры уздырылды.
Бүген Сарман районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Р. М. Фәттахов булды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Югары Чыршылы авыл җирлегендә өмәләр үткәрелә.