ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

«Дон. Дорога фронтовая» Бөтенроссия конкурсы сугыш юллары Дон яклары  белән бәйле Бөек Ватан сугышында катнашучыларның язмышына багышланган.

Шафигуллина Чулпан-Сарман гимназиясенең 6 А сыйныф укучысы, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Таишева Айсылу Рәхим кызы җитәкчелегендә, Бикмөхәммәт Гайнем улы Гайнемов турында проект эше белән катнашты. Әлеге эзләнү эше үзебезнең герой якташларыбызны танытуга зур өлеш кертте һәм катнашучы сертификатына лаек булды.

Конкурс эше белән сылтама буенча таныша аласыз:

https://vk.com/glorygallery?w=wall-68313126_16288

23 марта Җәлил бистәсенең мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды, "карга боткасы", коймаклар бик тәмле булды. Бу чарада Җәлил бистәсенең 1 нчы санлы " Каянкай " балалар бакчасы коллективы бик актив катнашты.

Шәрләрәмә авыл җирлеге Кормаш авылында халыкны чиста су белән тәэмин итү максатыннан республика бюджеты хисабына скважинаны бораулау буенча эшләр алып барыла

27 нче март көнне, Сөлек авыл мәдәният йортында, язгы каникулда ял итуче балалар өчен, сәламәт яшәү рәвеше нигезендә, «Команда мечты» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Бүген бистәдә Нәүрүз бәйрәме  үткәрелде. 

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

26 мартта Җәлил бистәсе халкы тамашачылар һәм Нәүрүзгә багышланган бәйрәм программасында катнашучылар булды. «Нәүрүз-бәйрәм»  - табигатьне һәм кешене яңартуны символлаштырган милләтара бәйрәм. Бу тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

27 нче март көнне, «Сарман» кинотеатрында, «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Умка» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.

Бөтенроссия “Без исключений” грант конкурсында җиңүче “Путешествие в прошлое” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Мир забытых вещей” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфлары укучылары катнашты. Бүген, әйберләрне саклау өчен, без заманча шкафлар кулланабыз, хәтта кием өчен махсус гардероблар ясыйбыз, ә карт әби-бабаларыбыз вакытында әйберләрне сандыкларда саклаганнар, шундый сандыкларның берсенең эчтәлеге белән танышып үттек.

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Менә монда уйланырлык иде. Нәрсә яшеренгән соң бу чәчәкләр, төрле бизәкләр арасында!? Бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр, ә балалар өчен бу өр-яңа ачыш булды. Нәсел шәҗәрәсен чиккәннәр борынга заманнарда кызлар, әбиләр. Бизәкнең һәр чәчәге, яфрагы, түгәрәге, тамчысы- боларның һәммәсе аерым мәгънәгә ия. Монда ике як әти-әниләр дә, яңа гаилә корган ир белән хатын да, нәсел дәвамчылары-балалар да, һәммәсе аерым билге белән күрсәтелгән. Ике нәселне бәрәкәт тамгасы тоташтыра, аның өч чаты бар: саулык-сәламәтлек, рухи байлык һәм матди байлык.

Музей фондларында сакланган чигүле түрнәмәләрне, алъяпкычларны, сөлгеләрне карап, һәрберсенә “расшифровка” ясадык. Бу гаиләдә ничә кыз, ничә малай булган, алар корган гаиләләр зур булганмы һәм башка күп нечкәлекләрне ачыкладык. Тарих өйрәнү бик кызыклы, ләкин өйрәнү, эзләнү эшләрен иң беренче үз гаиләңнән, үз нәселеңнән башларга кирәк. Шуңа күрә килгән кунакларыбызга без милли бизәкләр кулланып, үз шәҗәрәләрен ясарга тәкъдим иттек.

Балалар кызыксынып интерактив панель белән эшләделәр, бу алар өчен бөтенләй яңа тәҗрибә иде. Алар төсләр сайлап, бизәкләрне урнаштырдылар, бер-берсенә ярдәм итергә дә онытмадыдар.

Очрашуыбыз шундый рәхәт, җылы үтте. Һәр гаиләнең нәселе буыннан буынга үссен, бизәк чатлары киңәеп, җәелеп барсын, һәр корылган яңа гаиләнең күп-күп сау-сәламәт тамчылары булсын иде. Чөнки һәр гаиләдә иң кадерлесе ул- балалар! Ә үз халкының гореф-гадәтләрен беләгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән тәрбияле бала икеләтә зур бәхет...

26 нчы март көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда татар халкының Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу чарада Җәлил гимназиясе коллективы актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International