Бөтенроссия “Без исключений” грант конкурсында җиңүче “Путешествие в прошлое” проектын гамәлгә ашыру

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бөтенроссия “Без исключений” грант конкурсында җиңүче “Путешествие в прошлое” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Мир забытых вещей” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфлары укучылары катнашты. Бүген, әйберләрне саклау өчен, без заманча шкафлар кулланабыз, хәтта кием өчен махсус гардероблар ясыйбыз, ә карт әби-бабаларыбыз вакытында әйберләрне сандыкларда саклаганнар, шундый сандыкларның берсенең эчтәлеге белән танышып үттек.

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Менә монда уйланырлык иде. Нәрсә яшеренгән соң бу чәчәкләр, төрле бизәкләр арасында!? Бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр, ә балалар өчен бу өр-яңа ачыш булды. Нәсел шәҗәрәсен чиккәннәр борынга заманнарда кызлар, әбиләр. Бизәкнең һәр чәчәге, яфрагы, түгәрәге, тамчысы- боларның һәммәсе аерым мәгънәгә ия. Монда ике як әти-әниләр дә, яңа гаилә корган ир белән хатын да, нәсел дәвамчылары-балалар да, һәммәсе аерым билге белән күрсәтелгән. Ике нәселне бәрәкәт тамгасы тоташтыра, аның өч чаты бар: саулык-сәламәтлек, рухи байлык һәм матди байлык.

Музей фондларында сакланган чигүле түрнәмәләрне, алъяпкычларны, сөлгеләрне карап, һәрберсенә “расшифровка” ясадык. Бу гаиләдә ничә кыз, ничә малай булган, алар корган гаиләләр зур булганмы һәм башка күп нечкәлекләрне ачыкладык. Тарих өйрәнү бик кызыклы, ләкин өйрәнү, эзләнү эшләрен иң беренче үз гаиләңнән, үз нәселеңнән башларга кирәк. Шуңа күрә килгән кунакларыбызга без милли бизәкләр кулланып, үз шәҗәрәләрен ясарга тәкъдим иттек.

Балалар кызыксынып интерактив панель белән эшләделәр, бу алар өчен бөтенләй яңа тәҗрибә иде. Алар төсләр сайлап, бизәкләрне урнаштырдылар, бер-берсенә ярдәм итергә дә онытмадыдар.

Очрашуыбыз шундый рәхәт, җылы үтте. Һәр гаиләнең нәселе буыннан буынга үссен, бизәк чатлары киңәеп, җәелеп барсын, һәр корылган яңа гаиләнең күп-күп сау-сәламәт тамчылары булсын иде. Чөнки һәр гаиләдә иң кадерлесе ул- балалар! Ә үз халкының гореф-гадәтләрен беләгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән тәрбияле бала икеләтә зур бәхет...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International