Фәрит Мөнәвир улы гадилеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы белән райондашлар арасында хөрмәт һәм абруй казанды. Кайсы тармакны алып карасаң да, зур эшләр башкарылган, нәтиҗәләре куанычлы. Районыбыз башлыгы – туган ягының чын патриоты, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, барнәрсәне күңеле аша үткәрүче җитәкче. Шулар өстенә ул — ярдәмчел, кешелекле шәхес. Хөрмәтле Фәрит Мөнәвирович! Сезне матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез — бәхетен туган җирендә тапкан, гомерен туган районына хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле, компетентлы җитәкче, профессионал. Катлаулы проблемаларның, тирәнтен уйлап, эзлеклелек белән чишелешен табу, һәр өлкәнең эшчәнлеген игътибар үзәгендә тоту, зур эшләр белән беррәттән, аерым кешеләрнең дә үтенечләрен, кире какмыйча, исәпкә алу, ярдәм итү – болар барысы да Сезнең төп эш алымнары. Республикабыз алдында авторитетыгыз зур: дәүләт программаларында уңышлы катнашып килүебез, район тормышын яхшыртучы проектларның тормышка ашырылуы — республика җитәкчелеге белән конструктив хезмәттәшлек итү, Сезнең җитезлек, таләпчәнлек, эшне оператив оештыра белүегез нәтиҗәсе. Үткән хезмәт юлыгыз горурланырлык. Алда – тагын да зуррак, югарырак, җаваплырак бурычлар, районыбыз иминлеген ныгытуга багышланган әһәмиятле башлангычлар, матур планнар... Уегызда йөрткән барлык планнарыгыз тормышка ашсын. Игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар һәм уңышлар юлдаш булсын. Киләчәк тормышта да Сезгә шулай елмаеп, балалар-оныклар хөрмәтен тоеп, якты йөз белән яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, бәхет, гаиләдә тигезлек, муллык, ныклы сәламәтлек, иминлек, матур тормыш телибез.
Бүген "Айтуган" унивесраль спорт залында авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча ярышлар уздырылды.
Ярышлар Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең III Спартакиадасы кысаларында уздырылды. Команда урыннары түбәндәгечә бүленгән: I урын - Иске Кәшер авыл җирлеге; II урын - Александрова авыл җирлеге; III урын - Иске Минзәләбаш авыл җирлеге.
Бүген Сарман авылында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасының чаңгы узышлары буенча ярышларның зона этабы старт алды
10 нчы март көнне «Сарман» кинотеатрында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан социаль яклау бүлеге һәм «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Бүген ППЭ-4605дә "Җәлил гимназиясе" МББУ базасында тренировка имтиханы узды
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар музыка мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, балалар матур көйләрне тыңладылар, уен коралларының исемнәрен, аларның барлыкка килү тарихын һәм төзелешен истә калдырырга тырыштылар. Бу очрашу балаларның хәтерендә якты эз калдырыр, киләчәктә музыка мәктәбе укучысы булу теләге тудырыр дип өметләнәбез.
Укытучыларга һәм музыка мәктәбе директорына шушы кызыклы экскурсияне оештырган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Туры эфир программасында Татарстанда гамәлдә булган төрле тармакларның министрлыклары һәм ведомстволары программалары тәкъдим ителәчәк
9 нчы март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, «Дулкын» спорт-савыктыру комплексы, «Старт» чаңгы базасы, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 09 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «РОВС һәм РОВП нәрсә ул, РОВС буенча сальдоны ничек белергә һәм боерырга» дигән темага вебинарга чакыра.
Татарстан нефтен эшкәртүнең 80 еллыгын һәм Ромашкин ятмасының ачылуына 75 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды әдәби конкурс оештырды.